“Йолдызлык” (“Созвездие”) фестиваленең зона туры Апаста узачак
Апаста “Йолдызлык” (“Созвездие”) республикакүләм яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестиваленең районкүләм гала-концерты узды.
Фестивальне район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров ачып җибәрде.
“Әти-әниләр, балалар, бүген сезнең алда район фестивалендә җиңүчеләр чыгыш ясый. 7 район катнашындагы зона туры да безнең район сәхнәсендә үтәчәк. Сезгә матур чыгышларыгыз, сәләтегез, иҗади яктан актив булуыгыз өчен соклануымны, ә укытучыларга, тәрбиячеләргә, ата-аналарга чиксез рәхмәтемне белдерәм. Бары тик уңышлар телим”, — диде ул.
Башка еллардан аермалы буларак, быел сайлап алу турларында ук “Йолдызлык” (“Созвездие”) республикакүләм яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестивале жюрилары эшләде. Районның сәләтле балаларын карап, иң-иңнәрен сайлап алдылар.
Фестиваль чын балачак, яшьлек бәйрәменә әверелде. “Вокал-соло”, “вокал-ансамбль”, “хореография”, “конферанс” номинацияләрендә чыгыш ясаучылар Дипломнарга, сертификатларга лаек булды. Шулай ук зона турына чакыру алучылар да бар иде.
“Йолдызлык” (“Созвездие”) фестивале быел 28нче тапкыр уза. Чарада 5 яшьтән алып, 21 яшькәчә булган балалар, яшьләр катнаша. Гала-концертта 345 бала чыгыш ясады. Барлыгы 60 чыгыш тәкъдим ителде.
Оештыручылар сүзләренчә, "Йолдызлык" фестиваленең районкүләм сайлап алу турларында 500гә якын бала катнашкан, 115 чыгыш тәкъдим ителгән.
“Йолдызлык”ның зона туры 28, 29 мартта район мәдәният йорты сәхнәсендә узачак. 0+



