Әтисе 35 яшьтән узганмы? Галимнәр бала сәламәтлеге өчен куркынычлар турында кисәтә
35 яшьтән өлкәнрәк ир-атлардан бала табу ихтималы кими, ә булачак сабыйның сәламәтлеге өчен куркынычлар арта.
Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган диспансеризация буенча методик киңәшләрдә әйтелә.
Документта билгеләнгәнчә, өлкән яшьтәге ир-атларның балага уздыру мөмкинлеге яшьрәкләргә караганда ике тапкырга диярлек түбәнрәк булырга мөмкин. Моннан тыш, әтисенең яше үскән саен, балаларда авырулар барлыкка килү ихтималы да арта.
Белгечләр һәм халыкара тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, 35 яшьтән соң ир-ат организмына бәйле үзгәрешләр башлана:
* сперматозоидларның сыйфаты һәм хәрәкәтчәнлеге кими
* генетик мутацияләр саны арта
* бала төшерү һәм йөклелек катлауланулары куркынычы үсә
Моннан тыш, өлкән яшьтәге әтиләрдән туган балаларда:
* аутизм һәм башка психик тайпылышлар ихтималы югарырак
* вакытыннан алда туу куркынычы арта
* тумыштан килгән авырулар ешрак очрый
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 45 яшьтән соң балага узу мөмкинлеге тагын да ныграк кими, ә куркынычлар сизелерлек арта.
Белгечләр аңлатканча, яшь арткан саен сперматозоидларда ДНК зарарлануы җыела, бу исә бала сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый.
Табиблар ассызыклый: гаилә корырга планлаштырганда хатын-кызның гына түгел, ир-атның яшен дә исәпкә алу мөһим. Ир-атлар теләсә кайсы яшьтә әти була ала дигән фикер киң таралган булса да, фәнни мәгълүматлар бу карашның һәрвакыт дөрес түгеллеген күрсәтә.
Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.






