«Нижнекамскнефтехим»да шартлау: бер кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше зыян күргән
«Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә булган җитди хәл җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте.
Җиһазлар эшләмәү һәм аннан соң чыккан янгын аркасында бер кеше һәлак булган, ә кимендә 52 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.
Предприятие матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һәлак булган хезмәткәрнең гаиләсенә кайгы уртаклашу белдерелгән һәм аларга матди ярдәм күрсәтеләчәк. Зыян күрүчеләрнең барысына да медицина ярдәме күрсәтелә, табиблар аларның хәлен контрольдә тота.
Хәзерге вакытта фаҗига урынында янгынны тулысынча сүндерү эшләре дәвам итә. Вакыйга урынына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 60тан артык хезмәткәре һәм 19 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Белгечләр тарафыннан атмосфера һавасының сыйфаты даими рәвештә тикшерелә. Рәсми мәгълүматларга караганда, әлегә халыкка һәм әйләнә-тирә мохиткә куркыныч янау теркәлмәгән.
Мониторинг нәтиҗәләре предприятие сайты һәм рәсми социаль челтәрләрдә даими яңартылып барачак.


