«Үлемсез полк» – 2026: йөреш ничек узачак һәм кайда онлайн катнашырга мөмкин?
2026 елда «Үлемсез полк» акциясе традицион һәм онлайн форматта узачак. Бу хакта Сергей Новиков хәбәр итте
Аның сүзләренчә, чаралар төбәк башлыклары карарына карап оештырылачак. Кайбер урыннарда – гадәти, урам йөреше форматында, куркынычсызлык сәбәпле – онлайн форматта да узарга мөмкин. Бу хакта «Шәһри Казан» яза.
Үлемсез полк акциясе беренче тапкыр 2012 елның 9 маенда Томск шәһәрендә журналистлар инициативасы белән узды.
2013 елдан ул Бөтенроссия күләмендә үткәрелә башлады.
2022 елда ул традицион форматта үтте, анда 12 млннан артык кеше катнашты. 2023 һәм 2025 еллар – катнаш формат булды. 2024 ел – тулысынча онлайн үткәрелде.
Онлайн форматта ветераннар турында мәгълүматны онлайн-базага кертә алу мөмкинлеге бар, «Хәтер дивары» проектына фотолар урнаштырып була һәм якыннарының батырлыгын цифрлы форматта саклый алу мөмкинлеге дә тудырылган.

