Казан кулъязма Коръәне басмага җибәрелде
Казанда ислам дөньясы өчен әһәмиятле тарихи вакыйга булды — Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага җибәрелде.
Проект “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Тантаналы рәвештә полиграфия процессына стартны Камил Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре һәм проект белгечләре бирде.
Проектның җитәкчелеге хәбәр итүенчә, кулъязма Мүсхәф “Идел-Пресс” нәшриятында махсус шартларда бастырыла. Басма процессы катгый дини һәм технологик таләпләр белән алып барыла: хезмәткәрләрнең тәһарәтле булуы, ак перчаткалар куллануы мәҗбүри.
Казан кулъязма Коръәне — Россиядә ислам каллиграфиясе традицияләрен яңарту омтылышы буларак бәяләнә. Проектта каллиграфлар, хафизлар һәм дин белгечләреннән торган махсус комиссия эшләде.
Каллиграфик өлешне Артур Писаренко башкарды, ә комиссия эшен дөньякүләм танылган дин белгече Мәэмүн әр-Рави җитәкләде.
Белгечләр фикеренчә, Мүсхәф әзерләүдә классик ислам чыганаклары белән беррәттән Муса Бигиев һәм Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләренә дә таянылган, бу проектка фәнни-мәдәни әһәмият өсти.
Проект 2022 елда башланган һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында беренче зур вакыйгаларның берсе булып тора.
Оештыручылар сүзләренчә, бу басма Россиядә ислам каллиграфиясе традицияләрен яңарту һәм Казанны ислам дөньясының мөһим мәдәни үзәге буларак ныгытуга юнәлдерелгән.




