Машинагыз кыйммәтен югалтамы? Автомобильне кайчан сату отышлырак?
Автомобиль сатып алу – һәрвакыт чыгым гына түгел, ә киләчәктә аны ничек һәм кайчан сату турында да уйлау.
Белгечләр әйтүенчә, машина бәясенең ничек төшүен аңлау акчаны югалтмаска ярдәм итә.
Статистика буенча, автомобиль салоннан чыгып китүгә үк якынча 10% бәясен югалта. Беренче елда бу – иң зур амортизация чоры. Алдагы өч елда машина тагын уртача 25% ка арзаная.
Биш еллык чор аеруча мөһим санала: бу вакытка автомобиль гадәттә башлангыч бәясенең яртысын югалта. Моның төп сәбәпләренең берсе – гарантия вакыты тәмамлану. Нәкъ шул мизгелдән соң сатып алучылар машинаны “куркынычрак” дип кабул итә башлый.
Аннары бәя төшү темпы акрыная. Мәсәлән, 10 еллык автомобиль, кагыйдә буларак, яңасыннан якынча 70% ка арзанрак тора. Әмма монда инфляция факторын да истә тотарга кирәк.
Мисал өчен, 2016 елда сатып алынган Nissan Qashqai 1,5 млн сум торган булса, бүген шул ук машина 1,8 млн сумга сатылырга мөмкин. Бер караганда, хуҗа “отышта” кебек. Ләкин шул ук модельнең яңа варианты хәзер инде 3,2 млн сум тора.
Шуңа күрә белгечләр амортизацияне башлангыч бәядән түгел, ә бүгенге базар бәясеннән чыгып исәпләргә киңәш итә. Әлеге мисалда 10 ел эчендә машина чынлыкта якынча 44% ка арзанайган. Әгәр еллык йөгереш күбрәк булса, бу күрсәткеч 60% тан да артып китәргә мөмкин.
Йомгаклап әйткәндә, машинаны иң отышлы сату вакыты – аның 3–5 еллык чоры. Нәкъ шул вакытта бәя әле кискен төшеп бетмәгән, ә техник халәте әле сатып алучылар өчен җәлеп итәрлек булып кала.

