«УЗИ үткәч, миңа шок булды» – Казан табиблары зур тромб һәм бөер шешен алган
Республика онкология диспансеры хирурглары организмда зур тамырга берегеп үскән 12 сантиметрлы тромб белән бөер шешен алган. Казанда яшәүче 53 яшьлек ир-атның уң як бөерендә бу шеш очраклы рәвештә генә – УЗИ үтәргә баргач табыла. Тимур Зарипов (исеме үзгәртелде) «Интертат» хәбәрчесенә үз тарихын сөйләде.
«Шеш берәр кая таралмаган булса ярар иде дип шикләндем»
Уң яктан бераз авыртып торды инде, шулай йөрдем, «ярар, бер барырмын әле» дип, табибка күренүне һаман кичектердем. Аннары, «әллә бөердә таш бармы икән» дип, УЗИга барырга тәвәкәллек иттем. 12 нче апрель иде ул. МКДЦ да тикшеренгәч, монда җитди сәбәп дип, РКТга (компьютер томографиясе – ИТ. иск.) җибәрделәр, аны узгач, онкодиспансерга барырга куштылар. Менә шунда Ренат Камилевичга эләктем, мине бик җентекләп тикшерә башладылар. Башны да, башка әгъзаларны да карадылар, сөякләргә кадәр тикшерделәр.
Әлбәттә, шок булды инде, куркытты, күңелдә шөбһә уянды, тик барыбер зарарсыз шештер дип өметләндем. Һәр этапта тикшеренү вакытында, берәр кая таралмаган булса ярар иде дип, шикләндем. Тикшеренгәч, дәвалау тактикасын билгеләгәч, бераз тынычландым инде. Операция өстәленә дә тыныч күңел белән яттым.
28нче майда операциядән соң, бер атнадан өйгә кайтардылар. Хәзер мин өйдә, тернәкләнеп киләм. Алга таба барыбер гел табиблар контролендә булачакмын: кан да биреп торасы, 3-4 ай саен РКТ узасы.
Шушы дәваланулар чорында гаиләм бик борчылды, тормыш иптәшем, ике балам да кайгырды, аларның ярдәмен тойдым, күңелне күтәреп, рухландырып тордылар, – дип уртаклашты Тимур Зарипов.
Бәхеткә, һөнәре авыр физик хезмәт белән бәйле түгел. Хәзер Тимурга авыр күтәрмәскә кушылган, туклану ягыннан да берникадәр чикләүләр бар. Әйтик, тозсызрак ашау, терлек аксымы, майлы ризыкларны азрак куллану киңәш ителгән.
Табиблар әйтеп бетергесез зур эш башкарды, бөтен организмны җентекләп тикшерделәр, күптөрле анализларны бәяләрделәр, чөнки шеш инде шактый тирәнгә киткән булып чыкты. Бик шәп, үз эшенең осталары булган команда операция ясады. Ренат Камилевчика, табибларга, шәфкать туташларына бик рәхмәтлемен, – диде Тимур Зарипов.
Бу очракта төп куркыныч шеш үсүдән бигрәк, шеш тромбы организмдагы иң зур кан тамырларының берсе булган аскы куыш тамырга 12 сантиметрга таралуда һәм аның үткәрүчәнлеген яки куышны тулысынча диярлек 95 процентка каплап, кан агышын бозуда булган. Нәтиҗәдә, уң бөер тулаем шеш белән зарарланган һәм инде эшләмәс хәлгә җиткән. Операция вакытында хирурглар зарарланган бөерне алып, аскы куыш кан тамырын ачканнар, шеш тромбын тулысынча чыгарганнар һәм кан тамырларының бөтенлеген торгызганнар.
«Иң мөһиме – тромб аскы куыш тамырга нык берекмәгән иде»
Без Республика онкодиспансерының кабул итү бүлеге мөдире Ренат Маликов белән дә сөйләшеп алдык.
Пациент уң як кабырга астында авыртуга зарланып килде. Тикшерү барышында шеш таптык. Барыбыз бергә киңәшләштек тә, берьюлы шешне дә, зур тромбны да алырга кирәк дип, катлаулы операциягә барырга уйладык: Ул тромб бавыр артында диафрагмага кадәр барып, аз гына йөрәк колакчыгына (предсердие) кадәр барып җитмәгән иде. Без аскы куыш кан тамыры тыгылган дип уйлап, аны да аласы булыр инде дип курыккан идек. Бәхеткә, операция вакытында ул кан тамырының үткәрүчәнлеге ачыкланды. Иң мөһиме – тромб аскы куыш тамырга нык берекмәгән иде. Без тромб стенкага тыгыз береккән булса, кан тамыры белән бергә генә алыныр дип борчылган идек. Нәтиҗәдә, тромбны гына алдык та, аскы куыш тамырны тегеп куйдык.
Пациент операцияне яхшы кичерде, тиз тернәкләнде. Өченче стадия рак әлегә дәвалана дип санала. Радикаль операция булгач, өстәмә химия терапиясе, нурланыш кирәкми. Алга таба ул безнең күзәтүдә булачак, – диде табиб.
Шушы катлаулы операцияне башкарган табиблар командасы:
Ренат Камил улы Маликов – онкодиспансерның кабул итү бүлеге мөдире
Илнур Ильяс улы Шакиров – 10 нчы онкология бүлеге табиб-онкологы
Али Нурланталап улы Шәйхетдинов – 10 нчы онкология бүлеге табиб-онкологы
Анна Петровна Занькина – 10 нчы онкология бүлеге табиб-онкологы
Али Жыргалбәк Исманали улы Исманалиев – табиб анестезиолог-реаниматолог
Ләйсән Миңнебар кызы Нәгыймова – операция шәфкать туташы
Илсөя Эдуард кызы Хәкимова – шәфкать туташы-анестезистка.




