Түшәмнән сидек тамып тора: Татарстанда 40 мәче асраучы хатын-кыз тораксыз калырга мөмкин
Чаллы судында фатирын мәчеләр приютына әйләндергән хатын-кызны торагыннан чыгару турында эш карап тикшереләчәк.
Беренче утырыш иртәгә – 11 февральдә була. Бу хакта “KazanFirst” дәүләт хакимияте органының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Эш материалларына караганда, хатын-кыз фатирында 40 мәче асрый. Мыраубикә һәм мырауҗаннар йомышларын идәнгә җәеп куелган гәҗитләргә генә йомышлый. Шул сәбәпле, теге хатын-кызның күршеләре әйтүенчә, мәче сидеге, түшәмнән тамып, фатирларның стеналары буйлап агып тора.
Моннан тыш биредә яшәүчеләр мәчегә мөкиббән китүче хатын-кыз торагының таракан һәм кандала оясына әйләнүенә зар-интизар килә. Алар шулай ук аллергиядән интегә.




