Людмила Игошева Татарстан Рәисе Рәхмәтенә лаек булды
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән һәм җәмәгатьчелек тарафыннан киң танылган хатын-кызларны хөрмәтләделәр.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга талантлары һәм энергияләре, һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
«Язның матур бәйрәме – Халыкара хатын — кызлар көне алдыннан сезнең белән очрашуыма шатмын, – диде Татарстан Рәисе. – Сезгә Татарстанның икътисадын һәм социаль өлкәсен алга этәръче талантыгыз һәм энергиягез, хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Бүген бу залда фидакарьлеге ихлас соклану уятучы хатын-кызлар җыелды. Сезнең үз эшегезгә чиксез тугрылыгыгыз һәм шәфкатьлелегегез барыбызны да рухландыра. Махсус хәрби операция уздыру шартларында сез, гомерегезне куркыныч астына куеп, алгы сызыктагы хәрби бурычларны үтисез, хәрбиләргә медицина ярдәме күрсәтәсез».
Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклауны үз миссиясе итеп сайлаган барлык хатын-кызларга карата иң җылы сүзләр әйтте.
«Мондагыларның күбесенең хатыннары, уллары, туганнары һәм якыннары махсус хәрби операциядә катнаша. Сезнең йөрәк җылыгыз, ышанычлы тылыгызны саклап калу егетләребез өчен төп таяныч булып тора һәм җиңүгә ышанычны ныгыта. Республика киләчәктә дә МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк. Сезнең ярдәмегез кешеләрнең язмышлары үзгәрә, үзара ярдәмләшү һәм гомумән кешелеккә ышаныч яңадан торгызыла. Сезнең казанышлар игътибарсыз калмый — алар лаеклы танылу алды һәм күпләр өчен үрнәк булып тора», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Аннары Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында Яңа Усы авылы кызы, район җирле керәшен оешмасының актив члены, Мөслим районы депутат хатын-кызларының «Мәрхәмәт» оешмасы җитәкчесе, Халыкара «Командарм» иҗтимагый фондының «Мәрхәмәтлелек һәм гуманитар ярдәм өчен» истәлек билгесе иясе, СВОдагыларга ярдәм итүче волонтёр Людмила Игошева да бар иде. Ул актив гражданлык позициясе һәм гуманитар проектлар белән волонтёрлык хәрәкәтенә үз өлешен керткәне өчен Татарстан Рәисенең Рәхмәтенә лаек булды.



