Татарстан тиз картаючы 6 төбәк арасында
Татарстан Россиянең иң картаючы төбәкләре исемлегенә керде.
Бу хакта тикшеренүләргә сылтама белән «Известия» басмасы хәбәр итә.
Халыкның картаюы ешрак Үзәк Россия төбәкләрендә, Идел буе һәм Уралның бер өлешендә теркәлә. Топ-6га Тамбов, Киров, Курган, Тула өлкәләре, Мордовия һәм Татарстан кергән. Сүз 63 яшьлек ир-атлар һәм 58 яшьлек хатын-кызлар һәм аннан өлкәнрәкләр турында бара.
Татарстанда өлкәннәрнең күп булуы уңай фактор белән бәйле, дип аңлата тикшеренү белгечләре. Республикада халыкның картаю күрсәткече сәламәтлек саклауның алга киткән системасы һәм сәламәт яшәү рәвешенең популярлыгы аркасында арта бара.
Шул ук вакытта картаючы халык өлеше үсеш алуы ил икътисады өчен куркыныч тудыра. Аерым алганда, бу якындагы ике елда Россиянең потенциаль эчке продуктының 1 процентка кадәрен югалтуга китерергә мөмкин, дип саный экспертлар.

