Татарстанда ике кешенең үлемендә гаепле булган машина йөртүчегә шартлы срок бирелде
Югары Ослан районында ике хатын-кызның үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте турындагы эш буенча хөкем карары чыгарылган.
Гаепле дип 64 яшьлек ир-атны таныдылар. Коточкыч һәлакәт 4 августта «Казан-Ульяновск» автоюлының 42 нче чакрымында була.
Renault җиңел машинасы йөртүчесе, икенчел юлдан чыкканда, Hyundai автомобилен үткәрмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә Renaultның 1964 һәм 1972 елгы ике пассажирлары һәлак булган. Ир-ат гаебен тулысынча таныган, кылган эшенә үкенгән. Суд аны 4 елга шартлы рәвештә хөкем иткән.
Хөкем карары законлы көченә керде, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.

