Россиядә МРТ үтү тәртибе үзгәрәчәк: тикшеренүне юлламасыз да ясап булачак
2026 елның 1 сентябреннән Россиядә магнит-резонанс томографиясе (МРТ) үтү өчен табиб юлламасы таләп ителмәскә мөмкин.
Бу үзгәреш Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа кагыйдәләрендә каралган.
Яңа тәртип буенча, магнит-резонанс тикшеренүен табиб билгеләмәсеннән башка да үткәрергә рөхсәт ителә. Әмма мондый тикшеренүләрне оештыру тәртибен медицина оешмасы җитәкчесе билгеләячәк.
МРТ — төрле авыруларны ачыклау өчен кулланыла торган заманча диагностика ысулы. Ул еш кына баш мие һәм умыртка баганасы, үзәк нерв системасы, терәк-хәрәкәт аппараты, шулай ук кайбер эчке органнарны тикшерү өчен кулланыла.
Тикшеренүнең төп үзенчәлеге — анда рентген нурланышы кулланылмый. МРТ көчле магнит кыры һәм радиодулкыннар ярдәмендә организмдагы үзгәрешләрне күрергә мөмкинлек бирә.
Белгечләр фикеренчә, яңа кагыйдәләр пациентларга диагностикага тизрәк мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирергә мөмкин. Шул ук вакытта тикшеренү кирәклеген һәм нәтиҗәләрне бәяләү өчен табиб консультациясе һаман да мөһим булып кала.
Безне Макста укыгыз




