Этләрен теркәмәүчеләргә штраф яный
Татарстан хакимияте йорт этләрен теркәү кирәклеген искәртте.
Бу турында MAX мессенджерында сөйләделәр.
Өч айдан зуррак булган этләрне кичекмәстән теркәргә кирәклеген искәрттеләр. Яңа сатып алына торган этләр өч айдан да зуррак булса, сатып алынган көннән алып 30 көн эчендә, көчекләрне өч айга кадәр теркәргә кирәк.
Ул болай эшләнә. Башта ветеринар хайванны карый һәм аның култык астына дөге бөртеге зурлыгындагы микрочип куя. Процедураны теләсә кайсы ветеринария клиникасында башкарып була.
Аннары хайван мәгълүматларын «Хорриот» системасына кертергә кирәк. Моны яшәү урыны буенча дәүләт ветеринария берләшмәсендә генә эшләргә мөмкин.
Теркәлмәгән өчен административ җаваплылык каралган. Беренче тапкыр хуҗага кисәтү ясалачак яки 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф яный. Ел дәвамында кабат таләпләрне бозганда 5 мең сум күләмендә штраф түлисе була.
Узган елның 1 гыйнварыннан Татарстанда «ВетИС» федераль дәүләт мәгълүмат системасында «Хорриот» компонентында этләрне мәҗбүри теркәү гамәлгә керде. Ул хайван тиресе астына уникаль номерлы электрон чип кертүдән гыйбарәт. 2026 елның гыйнвар ахырына республикада 62 меңнән артык йорт эте чиплаштырылган.






