Дубайда яшәүче Илназ Сафиуллин: «Куркыныч юк, тормыш үз ритмында дәвам итә»
«Интертат» хәзерге вакытта гаиләсе белән Дубайда яшәүче жырчы Илназ Сафиуллин белән элемтәгә керде.
Җырчы туристларны куркуга бирелмәскә һәм интернет киңлекләрендә таралган, вакыты белән артык күпертелгән мәгълүматларга ышанмаска өндәде. Ул «Интертат» өчен аерым видео яздырып җибәрде.
«Бүгенге көндә илдәге вазгыять инде җайлашып килә. Кичә Россия туристларын кире кайтару өчен рейслар оештырылды. Әкренләп, барысы да исән-имин туган якларыбызга кайтып җитәрләр, дип уйлыйм.
Үзебезгә килгәндә, безнең барысы да яхшы. Милләттәшләребез белән гел элемтәдә, бер-беребезгә ярдәм итешеп торабыз. Безнең үзара аралашу өчен аерым төркемнәребез дә бар. Интернет эшли, бөтен җирләр дә ачык, кибетләрдә азык-төлек җитәрлек. Өйгә китереп бирү хезмәтләре дә яхшы эшли, – диде ул.
Җырчы Гарәп Әмирлекләрендәге вазгыять буенча мәгълүматны бары тик ышанычлы чыганаклар һәм анда яшәүчеләр аша белешергә киңәш итә.
«Хәзерге заманда «хайп» дигән әйбер бик киң таралган. Шуңа күрә дөреслекне биредә яшәүчеләрнең үзләре аша белешергә тырышыгыз. Куркыныч юк, һәр шәһәр үз ритмы белән яши, кешеләр эшкә йөри. Дөрес, балаларны 3-4 көнгә дистанцион укуга күчерделәр.
Биредә яшәүчеләргә килгәндә, куркып калучылар да, барысына да юмор аша караучылар да бар. Күпләр борчылудан берни дә үзгәрмәячәген, моннан файда булмаганны аңлый. Шуңа күрә тормыш үз ритмында дәвам итә. Дубайда бик зур төзелешләр бара. Хәтта, шушы куркыныч хәбәрләр булган якшәмбе көнендә дә, төзелеш, краннар бертуктамый эшләде, – ди ул.
Илназ Сафиуллин үзенең сторислары аша өйгә кайта алмаучы милләттәшләребезгә ярдәм тәкъдим иткән иде. Аның сүзләренчә, социаль челтәрләр аша хат юллаган туристлар булган.
«Нәрсәне дә булса белешү һәм акча мәсьәләсе буенча элемтәгә керделәр. Кунакханәләр, мөмкинлекләреннән чыгып, туристларның яшәү срокларын озайта, аларны азык-төлек белән тәэмин итә.
Монда барлык куркынычсызлык чаралары булдырылган. Дубай шәһәренә 40-50 ел. Шушы кыска вакыт эчендә нинди дәрәҗәгә күтәрелгән шәһәр, әлбәттә инде, куркынычсызлыкны саклау чараларына да хәйран акчалар сарыф итә. Шуңа күрә, бүгенге көндә, шәхсән минем өчен, Дубай шәһәре дөньядагы иң көчле һәм куркынычсыз шәһәрләрнең берсе. Күпләр минем белән бәхәсәләшә ала, ләкин үз фикеремдә калам. Ватаныбыз Татарстан, Казанны, шулай ук хәзер урнашкан урыныбыз Дубайны бик яратабыз.
Монда калган милләттәшләремә тыныч булырга һәм паникага бирелмәскә киңәш итәм. Бүген, бәлки, Дубай аэропорты да эшләп китәр. Әкренләп туристларны кире кайтару өчен рейслар булдырылачак, мин моңа шикләнмим дә.
Үзем гаиләм белән, бала дистанцион укуда булудан файдаланып, Фуджейра Әмирлегенә килдек. Моңа кадәр биредә булганыбыз юк иде. Иртәгә кире Дубайга кузгалабыз», – дип сөйләде ул «Интертат»ка.
Интертат



