Дәүләт Думасында 60 яшьтә паспорт алыштырырга тәкъдим итәләр
Россиядә уртача гомер озынлыгы арта, ә кешенең тышкы кыяфәте вакытлар узу белән бик нык үзгәрә.
Шәхесне идентификацияләү белән бәйле проблемаларны булдырмау өчен, 60 яшькә җиткәч паспортны тагын бер мәҗбүри алмаштыруны кертергә кирәк. Мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко ("Бердәм Россия") чыгыш ясаган.
Парламентарий Россиядә уртача гомер озынлыгы артуын һәм хәзерге вакытта аның 74,2 ел тәшкил итүен белдергән. Моннан тыш, ил Президенты Владимир Путин бу күрсәткечне 80 елга кадәр арттырырга омтылуы турында берничә тапкыр әйтте. Әмма вакыт узу белән кешенең тышкы кыяфәте үзгәрә, бу шәхесне идентификацияләүне кыенлаштырырга мөмкин. "Моның белән бәйле рәвештә 60 яшьтә паспортны тагын бер алыштыруны кертүне тәкъдим итәргә чакырам", — дигән Игорь Антропенко “РИА Новости”га әңгәмәсендә.
Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.




