Кайсы төбәкләрдә иң зур пенсия алалар?
2026 елның апрелендә илнең 12 төбәгендә уртача пенсия 30 мең сумнан артып киткән.
Бу хакта ТАСС Россия Социаль фонды статистикасына сылтама белән хәбәр итә.
Сүз түбәндәге төбәкләр турында бара:
Чукотка – 42,2 мең сум
Ненец автоном округы – 38,8 мең сум
Камчатка крае – 37,5 мең сум
Магадан өлкәсе – 37,4 мең сум
Ханты-Манси автоном округы – 37 мең сум
Ямал-Ненец автоном округы – 36,4 мең сум
Мурманск өлкәсе – 34,2 мең сум
Сахалин өлкәсе – 33,7 мең сум
Саха (Якутия) Республикасы – 33,7 мең сум
Коми Республикасы – 32,2 мең сум
Архангельск өлкәсе – 31,7 мең сум
Карелия Республикасы – 31 мең сум
Искәртеп узабыз, ил буенча уртача пенсия күләме 25 397 сум тәшкил иткән.

