СВОда катнашучыларның балалары Әлмәт районы лагерьларында ял итәчәк
Әлмәт районында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланды. Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларының ялын оештыруга аерым игътибар бирелде.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында «Кояшлы», «Яшьлек» һәм «Орленок» шәһәр яны лагерьларында җәй буена 4380 бала ял итәчәк, шул исәптән махсус хәрби операцияда катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең 140 баласы.
Моннан тыш, Әлмәттән 770 укучы Татарстанның башка районнарындагы лагерьларга ял итәргә җибәрелгән. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның 80 баласы бар.
2 июньнән районда 28 мәктәп яны лагеры эшли башлады. Алар 27 июньгә кадәр эшләячәк. Җәйге сменалар вакытында биредә 2,5 меңгә якын бала ял итә алачак, шул исәптән махсус хәрби операцияда катнашучыларның 150 баласы.
Балалар өчен спорт ярышлары, иҗади мастер-класслар, уеннар, танып белү чаралары һәм саф һавада актив ял әзерләнгән.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 370 тән артык баласы җәйге ял итүнең төрле формаларына җәлеп ителәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

