Түбән Кама мәктәбендә һөҗүм яшүсмерне туктаткан җыештыручыга 500 мең сум түләнәчәк
Түбән Каманың 37 нче лицее җыештыручысы Алсу Анәсовага, мәктәптәге фаҗигале вакыйга вакытында яралануына карамастан, батырлык күрсәтеп һөҗүмчене туктатканы өчен 500 мең сум күләмендә матди бүләк биреләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.
«Алсу Әнәсовa (ул мәктәпнең техник хезмәткәре) һөҗүмченең игътибарын үзенә җәлеп итте, бу исә, һичшиксез, тагын да авыррак нәтиҗәләрдән саклап калды. Шуны исәпкә алып, Алсу Шәйхулловнага 500 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул иттек», — диде Радмир Беляев.
Аның сүзләренчә, зыян күрүченең хәле тотрыклы, тормышына куркыныч янамый. Шулай ук лицей укытучылары да куркынычка тиз һәм төгәл реакция күрсәткән. Вакыйга турында билгеле булу белән үк, директор урынбасары радио аша тревога игълан иткән, персонал һәм укучылар сигнал буенча кабинетларга кереп яшеренгән, ишекләрне бикләгән һәм махсус хезмәтләр килгәнче куркынычсыз урыннарда булган.
22 гыйнварда Түбән Каманың 37 нче лицее 7 нче сыйныф укучысы белем йортына пычак алып керә һәм техник хезмәткәрне яралый. Аннары сигнал җайланмасыннан атып җибәрә, үзе дә зыян күрә. Үсмерне Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлый, хәзерге вакытта ул хастаханәдә. Бәхеткә, корбаннар булмый. Тикшерү комитеты «үтерүгә омтылу» һәм «вазифаи битарафлык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатты, һөҗүм сәбәпләре ачыклана.




