Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Азат Хөсәенов вафат булды
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле композитор Азат Хөсәенов вафат булды. Бу турыда «Интертат» электрон газетаcы «Матбугат.ру» сайтына сылтама белән хәбәр итә.
Композитор үз җырларының спектакльләрдә яңгыравын, дәүләт фондында саклануын искә алган. «Гади кешеләр җырларымны җырлап, интернетка видеоязмаларын куя икән, мин моны гел хуплыйм, «ура!» дип сөенәм. Җырласыннар, каршы түгелмен. Әгәр җырымны үзем исән чагымда ук кабул итеп алалар икән, моңа шатланам. Бик уңай карыйм. Җыр ятса – җырласыннар, сүз әйтмим», — дип сөйләгән Азат Хөсәенов «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.
Азат Гаян улы 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында дөньяга килгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.







