Авыл кубогы: хоккей ярышлары һәм җиңүчеләр
8 февраль көнне Яңа Кенәрдә авыл кубогына хоккей ярышлары узды. Биш команда боз мәйданында беренчелек өчен көч сынашты.
8 февраль көнне Яңа Кенәрдә авыл кубогына хоккей ярышлары узды. Биш команда боз мәйданында беренчелек өчен көч сынашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча, 1 урынны боз хуҗалары, Яңа Кенәр командасы яулады. 2 урын – Пөшәңгәр, 3 урын – Субаш Аты, 4 урын – Шушмабаш, 5 урын – Казаннан кайткан «Артистлар» командасы.
Турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде.
Иң яхшы уенчы – Яңа Кенәрдән Нияз Вәлиуллин.
Иң яхшы капкачы – Пөшәңгәрдән Азат Шакиров.
Иң яхшы сакчы – Субаш Атыннан Нияз Исмәгыйлев.
Иң өлкән уенчы – Яңа Кенәрдән Илшат Садиков.
Иң яшь уенчы – Яңа Кенәрдән Әмирхан Муллагалиев.





