Татарстанда +6 градуска кадәр җылы булачак
Бүген, 12 мартта, Татарстанда температура күтәрелү дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.
Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектәге җил фаразлана. К
Урыны белән юлларда бозлавык саклана.
Төнге -1...-6 градус салкыннан соң көндез төбәк территориясендә һава +1...+6 градуска кадәр җылытачак, Казанда +2...+4 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.





