Бәхтияр Миңнуллин: Вак мәсьәләне вакытында хәл итеп кенә зурысын китереп чыгармаска була
Таныш булыгыз – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Гомуми лингвистика бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре докторы Бәхтияр Миңнуллин. Мәктәптә укытылган килешләре-затлары-өтерләре белән бергә тел белеме беренче карашка күңелсез генә әйбер кебек тоелса да, гаҗәеп кызыклы темаларга килеп чыктык без Бәхтияр белән – иренмичә укыгыз гына!
Гомуми лингвистика бүлеге 2007 елда оеша һәм аның беренче җитәкчесе итеп ИЯЛИ кысаларында легендар шәхес булган Шәрифҗан Асылгәрәев билгеләнә. 2013 елдан бүлекне Бәхтияр Миңнуллин җитәкли. Бәхтияр – байтак еллар ИЯЛИны җитәкләгән филология фәннәре докторы Ким Миңнуллинның улы.
Бүлек эшчәнлегенә кагылышлы төп темага күчкәнче 1-2 «бәйләнчек сорау»дан башлыйм.
Бәхтияр, фәнни юнәлешнең тел белеменә кагылышлысын сайлап, фәнни эшчәнлегегезне тел кагыйдәләренә багышлап, үзегезне тел хаталарында чокчынуга «корбан итүгә» «осознанно» килдегезме?
«Осознанно» дия алмыйм, табигый рәвештә килеп чыкты. Чөнки мин татар-төрек лицеен, аннары Казан дәүләт университетының Көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамладым. Директорыбыз – легендар Җәмил Зәйнуллин иде.
О, сез аның мәктәбен узган кеше!
Миңа курс эшләре, диплом эшләре җиңел бирелә иде, алар белән проблема булмады. Шуңа күрә аспирантурага фән белән шөгыльләнү максатыннан кердем. Кандидатлык диссертациясен әзерләгәндә җитәкчем Казан дәүләт университетының легендар шәхесе, тел белгече, диалектолог Фәрит Йосыпов иде. Аспирантураны тәмамлагач, диссертация яклап, гомуми лингвистика бүлегенә эшкә урнаштым. Эш күбәйгән саен... әтиең директор булгач аның плюслары да, минуслары да бар дигәндәй...
Минуслары аеруча күптер – якыннарың янында эшләү гел минуслардан торадыр кебек миңа.
Син инде начар эшли алмыйсың... мин башкача өйрәнмәгән.
Димәк, сайлау алдында калмадыгыз?
Юк. төрек телен өйрәнгәч һәм татар телен камил белгәч, андый сайлау алдында калмадым. Эшчәнлегебезнең гамәли ягына килсәк, эш күп булу сәбәпле андый уйлануларга вакыт та булмады...
Яхшы. Инде бүлек эшчәнлеге белән танышыйк. Белүемчә, бүлекнең фәнни эшчәнлегеннән тыш гамәли эшчәнлеге бик актив. Анысына киңрәк тукталганчы, фәнни ягын да билгеләп узыйк.
Безнең төп фәнни юнәлешләребезнең берсе – әдәби тел тарихы. Бу юнәлешне үз вакытында Галимҗан Ибраһимов, Җамал Вәлиди, Хуҗа Бәдигый, Шиһаб Рамазановлар башлап җибәргән. Дөрес, алар күбрәк тарихи һәм мәдәни факторларга басым ясаган. Чын-чынлап тел белемендә татар әдәби теле тарихы юнәлешенә нигез салучы булып Латыйф Җәләй санала. Шул вакыттагы фәнни хезмәтләргә таянып, алга таба әлеге юнәлештә Фазыл Фасиев, Фәрит Хәкимҗанов, Хәлиф Курбатов, Мирфатыйх Зәкиев һәм Илида Бәширова кебек галимнәребез фәнни эшчәнлек алып барган.
Эшчәнлегебезнең төп юнәлешләренең берсе булган әдәби тел тарихы буенча 2015, 2017, 2019 һәм 2020 елларда дүрт китаптан торган 3 томлык саллы хезмәт басылып чыкты. Һәрберсе 500-600 биттән торган китапларда тирән мәгълүмат тупланган. Беренче томы — графика һәм фонетика мәсьәләләренә, икенчесе — морфологиягә, ике кисәктән торган өченчесе лексикага багышланган. 2024 елда стилистикага багышланган хезмәтебез әзерләнде – якын арада басылырга тиеш. Әлеге юнәлешебез татар халкының язма мирасына нигезләнә – фактик материал буларак, татар теленең язма мирасы саналган Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры язма текстлары, шулай ук XVII-XVIII гасырларга һәм XIX гасыр – ХХ гасыр башына карый торган чыганаклар күздә тотыла. Кулдан килгәнчә нинди текстларны, жанрларны табып була – барысы нигезендә дә эш алып барыла.
Юнәлешләрнең тагын берсе – лингвокульторология һәм когнитив лингвистика. Когнитив лингвистика инде ул кешенең аң эшчәнлеге белән тел системасы арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшерүгә нигезләнгән. Фәнни юнәлешләрне күздә тотсак, бүлек нәкъ менә шушы эшләр белән шөгыльләнә.
Ләкин бүлекнең гамәли эшчәнлеге дә бар. Бу иң элек республикабыздагы элмә такталар белән бәйле. Әлеге эшчәнлегебезне ике юнәлешкә бүлеп карарга мөмкин: беренчесе республикабызда эшләп килгән «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы белән бәйле, икенчесе – Татарстан Республикасы дәүләт телләрен, башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасы кысаларында дәүләт оешмаларыннан һәм шәхси затлардан мөрәҗәгатьләр кабул итәбез һәм татар телендәге текстларга экспертизалар эшлибез, кирәк вакытта тәрҗемә итеп бирергә дә туры килә.
«Халык контроле»нә килсәк, елына уртача 300 мөрәҗәгать кабул итәбез һәм ел дәвамында барысын да хәл итәргә тырышабыз...
Элмә такталардагы хаталар буенча бәйгеләр дә булган иде шикелле.
2021, 2022 һәм 2023 елларда Марат Әхмәтов җитәкләгән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән уздырылган бәйге республикабыз урамнарындагы элмә такталардагы хаталарны табуга һәм дөресләүгә юнәлдерелгән иде. Конкурс вакытында «Халык контроле»нә килә торган мөрәҗәгатьләр саны бермә-бер артты...
Конкурс, гомумән, яхшы стимул.
2021 елның февраль-сентябрь айларында гына да 3215 мөрәҗәгать кабул иттек. 2022 елда ул март-сентябрь айларында оештырылып, 7186 мөрәҗәгать кабул ителде. 2023 елда мөрәҗәгатьләр саны — 897. Бу бер яктан безнең хезмәткәрләргә авырлык китерсә дә, үзебезне сынап карарга мөмкинчелек булды. Иң мөһиме – без шушы еллар дәвамында Казан урамнарында гына түгел, республикабыздагы элмә такталарны бермә-бер дөресләүгә ирештек дип уйлыйм. Бу, әлбәттә, зур адым – беренчедән, татар телендәге текстларны чистартуга, икенчедән, булдыруга.
Булдыруга?
Әйе. Чөнки элмә такталар кайчагында рус телендә генә бирелә, татарча бирелмәскә дә мөмкин. Татар телендәге текстларга эшләнә торган экспертизага килгәндә, эшчәнлегебез 2017 елдан башланып китте. Ул елны октябрь аеннан башлап 2 ай эчендә генә дә 2999 текст кабул иткән идек. Гәрчә план нигезендә 700 текст кына каралган булса да. Безнең өчен бу авыррак ситуация булса да, эшләп чыга алдык: һәрберсен хәл итүгә ирештек. Беренче елларда эш аеруча кызу барды. 2018 елда безнең тарафтан 1604 текст эшкәртелгән, 2021 елда – 1011, 2022 елда – 1250. 9 ел эчендә 11 меңгә якын текст безнең хезмәткәрләр аша узган. Элмә такталарны чистарту һәм текстларны дөресләү буенча зур эш эшләнгән дип уйлыйм.
Элмә такталарда күпчелек нинди хаталар очрый?
Хаталар төрле булырга мөмкин – орфографик хаталар да, лексик хаталар да, пунктуацион хаталар. Хәтта бөтенләй башка сыймаслык вариантлар да килеп чыга...
Мәсәлән...
Анысын әйтә алмыйм. Көн саен шул эш белән мәшгуль булгач, беренчедән, безнең өчен кызык әйбер түгел – гарьләнерлек әйбер. Ул текстны кемдер язган, бастырып, әзерләп элеп куйган. Шунда татар телен белүче бер кеше дә табылмаганмы икән – ничек инде шундый вариантны элеп куйганнар?! Минем моңа җавабым юк...
Ә минем җавабым бар. Рәсми оешмаларда штатта утырган махсус тел белгечләре юк – андый вазифа гомумән юк. Мондый очракларда җаваплы зат – Марина Ивановна диик – үзе белән бергә эшләгән, әйтик, Мәрьям ападан тәрҗемә итеп бирүен сорый. Әлеге Мәрьям көнкүреш телендә татарча сөйләшә белә, ләкин рәсми атамаларны тәрҗемә итә алыр дәрәҗәдә белми. Әмма аңа коллегаларын үпкәләтмәс өчен кирле-кырлы булса да тәрҗемә итеп бирергә туры килә.
Проблема шунда: Мәрьям үзен татарча яхшы беләм дип уйлый, кагыйдәләрне дә беләм дип белә...
Уйламый инде, аннан уйлаганын сорап та тормыйлар... Хәер, Мәрьямнар арасында уйлаганнары да бардыр. Әмма күп очракта ул Марина Ивановнага каршы килә алмый.
Без андый каршылыклы ситуацияләр белән очрашабыз...
Шартлы Мәрьям тәрҗемә итеп бирүдән баш тартса шартлы Марина Ивановна кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш?
Андый очракта ИЯЛИга мөрәҗәгать итәргә була...
«Бәхтияр Кимович, булышыгыз», дип шалтырата аламы?
Шалтыратырга түгел, Институт директоры яки Академия Президенты исеменә рәсми хат яза ала. Ул хатны безгә төшерәләр һәм без эшнең күләменә бәйле рәвештә максималь кыска вакыт эчендә эшләп бирергә тырышабыз.
Бу түләүсез эшләнәме? Сез моны акча сорамыйча эшләп бирәсезме әллә?
Чынлыкта без әзер текстка экспертиза гына үткәрергә тиеш. Безгә ике телдәге – русча һәм татарча текстны җибәрәләр дә, без аның, беренчедән, эчтәлегенең тәңгәл булуын, икенчедән, татар телендәге текстның кагыйдәләргә туры китереп төзелүен карыйбыз. Төп эшчәнлегебез шул. Ләкин 99 процент очракта татар тексты дөрес булмый. Кайбер очракларда аны булсын өчен (булмаса кабул итә алмыйбыз) Яндекс-тәрҗемәче аша үткәреп җибәрәләр. Бармы? Бар! Чөнки безнең төзәтәчәгебезне беләләр...
Ә сезнең «төзәтегез» дип имза куеп кына кире борырга хакыгыз юкмы?
Нигездә без татар телендә бөтенләй яңа текст әзерләп утырырга тиеш түгел. Ләкин безнең башка юлыбыз юк. Без дә эшләмәсәк, кем эшли дигәндәй… кирәгенчә тәрҗемә итеп бирәбез.
Ә сез әйткән Мәрьямнәргә килгәндә, андый очраклар булгалый. Безне шалтыратып та ачулананлар. Экспертизага килгән текстны төзәтеп җибәрәбез – бу юнәлештә 10 елга якын эшчәнлегебез һәм үз принципларыбыз бар. Без 9 ел бертөрле эшләп, кемдер шалтыратып ачуланганга күрә башкача эшли алмыйбыз. Чөнки эш нәтиҗәсе өчен үзебез җавап бирәбез. Ул хатларга безнең директор, директор урынбасары кул куя...
Һәм татарча дөрес булырга тиеш дип торган намусыгыз да бар...
Әйе. Безгә шалтыратып: «Безгә моны фәлән мәктәптәге татар теле укытучысы тәрҗемә итте, ничек инде дөрес булмасын?!» диләр. Без аларны матур гына тыңлыйбыз да, үз рекомендациябезне бирәбез. Дөресен генә әйткәндә, бу күп вакыт таләп итә торган эш. Беренче елларда – 2017, 2018, 2019 елларда безнең фәнни эшчәнлегебез тукталып торды дияргә була, шушы тәрҗемәләр белән генә утырдык. Чөнки мөрәҗәгатьләр бер керде дә тукталды түгел, керүен дәвам итә. Хатны карау вакыты закон буенча бер ай. Шулай да без аны берничә көн эчендә карап җибәрергә тырышабыз.
Ясалма фәһем сезнең эшчәнлеккә зыян китерә башлавы сизеләме – шуның белән тәрҗемә итеп куялар да, шул тәрҗемәне «круто», кеше башыннан югары дип санап йөриләр.
Ясалма фәһем белән турыдан-туры очраштык дия алмыйбыз. Төрле отчетлар төзегәндә кулланырга буладыр...
Мин тәрҗемә мәсьәләсендә әйтәм әле. Гел дөрес кенә эшләми.
Әйе, гел дөрес кенә эшләми. Аеруча татар теле белән бәйле булганда дөрес кенә эшләми. Шуңа күрә мин төгәл әйтә алам — киләсе 10 еллыкта безнең өлкәдә ясалма фәһем галимгә, кешегә конкурент була алмый дип уйлыйм. Монда баш белән эшләү дә, телне тоемлау дә мөһим.
Мөрәҗәгать килде дә, сез экспертиза ясап, дөрес вариантны җибәрдегез. Ләкин бит ул тактаны дөресләтеп яңасын ясату өчен финанслар да кирәк. Җитәкче аңа акча тапмаса, бөтен эшләгән эшегез әрәмгә китә кебек.
Анысы да кызык мәсьәлә. Беренчедән, җитәкче дөресләп ясатамы-юкмы – бәлки, инде ул үз вариантын диик инде, ясатып элеп тә куйгандыр, димәк, тагын бер кат акча тотмас өчен үзгәртмәячәк тә. Мондый очракларда «Халык контроле» ярдәмгә килә – теләгән һәр кеше урамнан үтеп барганда күреп ала да, төшереп җибәрә.
Бу очракта битараф булмаган пенсионер агайлар тырыша инде.
Әйе, ләкин тәҗрибәбездән чыгып караганда, бу мәсьәләгә татар яшьләре дә битараф түгел. Безгә килгән мөрәҗәгатьләр буенча эшне, барыбер, ахырына җиткерәбез. Кирәк дип табылганда хатны башкарма комитетка да җибәрәбез – хәл итәчәкләр.
Миңа бу мәсьәләдә блогерларның эшчәнлеге кызык. Урамнан барганда төшерәләр дә хайп өченме икән... үзем блогер булмагач, аларның психологиясен белеп бетермим... «Менә, хата бар, ничек шулай була инде», дип акаунтларына элеп куялар да – эшләре бетте. Ә кем төзәтә соң аны? Бәлки алар шул оешмагамы, бина хуҗаларынамы – хат язалардыр, белмим. Монда хата, тегендә хата дип сөйләп йөрергә була…
Ә нишләргә?
«Халык контроле»нә язарга кирәк. Анда язылса, барыбер, хәл ителәчәк.
Бөтен кешенең алай мәшәкатьләнеп торасы килми инде. Анда язып мәшәкатьләнеп торырга иренмәгән кешеләрне исемләп тә беләсездер әле.
2021-2023 елларда исемләп диярлек таныштык алар белән.
Нинди ул «Халык контроле»нә язучы битараф булмаган кешенең гомуми портреты?
Телефоннан гына сөйләшеп торгач, анысын ук әйтә алмыйм. Безнең иң актив катнашучыларның берсе Чаллыдан бер пар иде – аларны ирле-хатынлы дип аңладым. Казаннан да булды актив кешеләр. Хәтта кайбер катнашучылар, җиңәсе килепме, республика буенча йөреп чыктылар кебек — бер үк авторлар республиканың төрле районнарындагы хаталар турында хәбәр итә башлады.
Бәлки алар танышлары-дуслары җибәргән мәгълүматны җиткерәләрдер.
Бәлки, шулайдыр.
Экспертиза дигәннән, кемдер кемнеңдер мәкаләсендә бүгенге вазгыятькә ят булган фикерләр бар сыман итеп тоеп, шул хакта хәбәр итсә, андый мәкаләләргә экспертиза ясау да сезнең өстәме?
Андый ук әйберләр белән очрашкан булмады. Безгә шушы экспертиза һәм тәрҗемә эшләреннән тыш, гражданнар мөрәҗәгатьләре төшә. Мәсәлән, татар фамилияләренең бозылып язылу фактлары — мирас белән бәйле проблемалар. Чөнки бер үк кешенең фамилиясе бер документта бер төрле язылган, икенчесендә икенче төрле була. Без инде бер үк кеше турында сүз баруын фәнни яктан дәлилләп бирергә тиеш булабыз.
Тәрҗемә темасын дәвам итеп, урам исемнәре мәсьәләсенә ачыклык кертеп бетерик әле: Родина урамын Ватан дип, Большая Краснаяны Зур Кызыл дип тәрҗемә итәсеме? Әллә Родинасы – Родина, Ватаны Ватанмы?
Иң проблемалысы шул урам исемнәре язылган такталар. Хатаның бер варианты – аншлаг рус телендә генә эленгән, икенчесе – ике телдә булып та, татарчасы хаталы язылган. Хәтта янәшә торган йортларда да аншлаг текстлары төрлечә язылган булырга мөмкин. Киң таралган момент – урам исемен русчадан татарчага тәрҗемә итәргә тырышу. Бу зур проблема һәм зур ялгыш. Урам исемнәре кеше исемнәре кебек үк ялгызлык исемнәре санала. Без бит инде рус милләтеннән булган кешенең исемен татарчага тәрҗемә итеп кулланмыйбыз. Кешегә кебек үк урамга да исем нинди формада бирелгән – шундый формада булырга тиеш. Мәсәлән, Солнечная урамы Солнечная булып калырга тиеш.
Ягъни без «Галәветдин агай Солнечная урамында яши», дип язарга тиеш булабыз – берничек тә «Кояшлы» урамы дип тәрҗемә итмибез, әйеме?
Әйе. Урамның исеме Яшьлек икән, шулай кала – монда бернинди дә проблема юк – улица Яшьлек. Монда шул очракта гына пробелма килеп чыгарга мөмкин – икетеллелекне сакларга тырышып рус телендәге атаманы татар теленә тәрҗемә итәбез икән, рус милләтеннән булган кеше дә татарча исем бирелгән урамны русчага тәрҗемә итүне сораячак. Димәк, рус варианты гына яшәп калачак. Чөнки адрес функциясе дигән әйбер бар. Кешеләр узара сөйләшкәндә татарча тәрҗемә итеп кулланса да, навигаторга рус варианты гына языла. Мәсәлән, «Ашыгыч ярдәм» чакырганда урам исеменең татарча вариантын атый алмыйсыз, атасагыз килеп җитә алмаячак. Бу инде совет заманыннан килә торган проблема. Чөнки урамга исемнәр күбрәк рус телендә бирелгән булган – хәзер инде бернәрсә эшләп булмый, исем үз вариантында калырга тиеш.
Монда чыгу юлын без гел әйтә киләбез: 10 яңа урам планлаштырылган икән, исемнәренең бишесе татарча, бишесе рус телендә булырга тиеш. Казан шәһәре башкарма комитетыннан яңа урамнарга биреләсе атамалар экспертизага керә тора – алар безне ишетәләр кебек. Бу – әлеге өлкәдә республикабыздагы дәүләт телләрен паритетлы куллануда бердәнбер дөрес юл.
Урам исемен рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү — икетеллелекне саклау түгел, икетеллелекне алдау булып чыга.
Төп проблема авылларда. Белгәнебезчә, татар авылларында совет заманында бирелгән атамалар саклана, мәсәлән, улица Центральная. Бу фикерне белдергәндә мөрәҗәгать итүчеләр: «Республикабыз рус телендәге урам исемнәре белән генә туламыни?» дип үпкәли дә. Вазгыять шулайрак. Булганын ничек бар, шулай калдырып, алга таба яшәргә кирәк — иллегә илле дигән принципка таянырга кирәк. Тагын бер әйбер бар – безнең урам исемнәре буенча эшләгән эшебез телне дөрес куллану өчен генә нигез булып тора. Монда юридик момент бар: тел кагыйдәләре юридик документка каршы бара алмый. Казан урамнары реестры бар – хаталы аншлаглар булдырмау өчен аны ачып карарга була.
Ул интернетта бармы?
Әйе ачык кулланылышта бар — документ булып бара, яңа урамнар да кергән яңартылган варианты куелган дип беләм. Үзешчәнлек белән шөгыльләнмәс өчен иң дөрес әйбер шушы. Хәреф хаталары, лексик хаталар булдырмас өчен мондый реестрны башка шәһәрләрдә дә булдыру кирәк, Казанда ул күптәннән бар. «Халык контроле»нә Чаллыдан мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле эшли-эшли шәһәр администрациясен дә аның кирәклегенә күндердек. Берничә ел элек алар бу реестрны булдырдылар. Бу күп кенә проблеманы хәл итте. Кеше әлбәттә болай тиеш, тегеләй тиеш дип фикерен белдерергә мөмкин. Ләкин реестр Академия белән килештерелгән, экспертизасы эшләнеп куллар куелган. Димәк, галимнәр үз фикерен белдергән, дөрес вариант буларак шул бара. Шуңа нигезләнеп элеп куялар икән – бернинди сорау юк. Түбән Кама шәһәрендә дә мондый реестр булдырылды.
Шәхсән минем өчен тел кагыйдәләре бик күңелсез әйбер шикелле. Докторлык диссертациясе язган кеше өчен бу эшләр вак булып күренмиме?
Үзара бүлектә сөйләшеп утырганда да тел мәсьәләсендә кайбер нечкәлекләр, чыннан да, вак мәсьәлә булып күренә. Ә бит шул вак мәсьәләне вакытында хәл итеп кенә зур проблемаларны китереп чыгармаска мөмкин. Хәреф чүпләп утыралар дип әйтсәләр дә, чынлыкта зур эш эшлибез.
Ә милләт өчен дигән пафос бармы?
Дөресен әйткәндә, соңгы 10 ел эчендә бу сорауны үземә бирергә дә, бу хакта уйланырга да вакыт булмады – эш күп булган һәм күп эшләнелгән. Хөкүмәт шундый эш урыннары булдырган икән, монда кемдер эшләргә тиеш. Кайчагында Казан үзәгендәге урамнар буйлап җәяү атлап барганда да, карыйсың – ике бинаның берсендә элмә такталар. Мемориаль такталар дип атыйбыз инде без аларны – алар һәммәсе дә безнең аша – безнең бүлек хезмәткәрләре аша узган – шунда эшеңнең бушка булмавын аңлыйсың.
Ни кызганыч, монда килүчеләр, аеруча соңгы вакытта һәм аеруча яшьләр арасында күп дип әйтеп булмый. Биредә эшләүче кеше татар телен дә белергә, төрки телләр белән дә таныш булырга, гарәп графикасын да таный белергә тиеш. Кадрлар белән күпмедер проблема бар дип әйтә алам. Шуңа да карамастан алга бару, татар милләтенең язма мирасын өйрәнеп алдагы буыннарга калдыру – бу инде чокчынып утыруга карамастан, зур эш дип уйлыйм.
Бүлектә ничә кеше?
Алты кеше эшли.
Шушы 6 кеше экспертизалар белән дә, фәнни эш белән дә шөгыльләнәме?
Мин хезмәткәрләрне максималь дәрәҗәдә фәннән ерагайтмаска, кулдан килгән кадәр өстәмә эшләр өймәскә тырышам. Гамәли юнәлештә тәрҗемәләр белән 2 кеше шөгыльләнә. Бая әйтеп киткән саннар да ике кешенең эше – филология фәннәре докторы, телче, татар әдәби теле юнәлешендәге белгеч Рифат Мирхаев белән икәү эшлибез. Әлбәттә, башка хезмәткәрләребезгә дә, белгечлекләренә карап мөрәҗәгатьләр белән эшләргә туры килә, ахыр чиктә барысына да өстәмә эш эләгә.
Шушы урында бер «лирик чигенеш». Татар интеллигенциясеннән дип әйтик инде, бик азларының гына баласы татар телен камил дәрәҗәдә куллана ала – Нурихан Фәттахның кызы гына түгел, оныгы да телне яхшы белә, Батулланың уллары яхшы белә. Күпләрнең баласы көнкүреш теленнән уза алмый. Ә Ким Мөгаллимович улына телне башкаларның хаталарын төзәтә алырлык дәрәҗәдә өйрәтә һәм тел белән эш итәрлек итеп кызыксындыра алган. «Чыбыркыладымы», башка юлларын таптымы?
Безнең гаиләдә беркайчан да тел мәсьәләсе кискен тормады. Мин үземне белгәннән бирле аралашу бары тик татар телендә генә барды: гаиләдә дә, туганнар арасында да.
Балачакта «папа» диеп, аның өчен бастырып сүгелгән дә булмадымы?
Андый проблема булмады. Без урамга чыккач кына яки татарчасы бик булмаган кешеләр арасында гына русчага күчә идек.
Ким Мөгаллимовичка сезне каршысына утыртып телнең бөеклеге турында һәм аны куллануның әһәмияте турында «акыл сатарга» да туры килмәде алайса? Гафу, әйләндерә-әйләндерә сорыйм.
Әйе, кирәге булмады. Балаларга әйтеп торудан гына мәгънә юк, үз мисалыңда тәрбияләргә кирәк дип әйтәләр бит инде — бала күреп үзе кабатлый. Минем әти-әнинең дә, абзыйларның да беркайчан да гаиләләрендә дә, туганнар арасында да русча сөйләшкәнен ишеткәнем-күргәнем булмады.
Ярар, шундый сорау: Роберт Миңнуллинның улы Алмаз белән үзара русча сөйләшәсездер бит – икегез дә шәһәр малайлары.
Татарча. Бары тик татарча гына.
Монысы минем өчен гаҗәеп яңалык. Мин аңлыйм инде бу гаҗәеп яңалык булмаска тиешлеген – әмма шагыйрь әйтмешли, «Бу заман шундый заман»...
Сезнең өчен яңалыктыр, безнең өчен гадәти күренеш. Башка туганнар белән дә шулай. Бертуган энем белән дә татарча сөйләшәбез...
Яныгызда Ким Мөгаллимович булмаганда дамы?
Әйе. Минем балаларым да татарча гына сөйләшә. Аларга 15, 10 һәм 4 яшь. Аларның һәрберсе балалар бакчасына русча белмичә барды...
Бакча шундый урын – тиз өйрәтә.
Ул вакыт белән дә бәйле. 2010 еллар башында вазгыять башкачарак булганмы, әллә безгә шулай туры килгәнме – олы кызга бу йогынты ясамады: рус телен тиз отып алды, әмма сүзләре өйгә кайтмады. Кечкенә малай да барганда русча белми иде, әмма төркемдә бер бала гына да татар телен белмәсә, барысы да русчага күчә. Татар телен куллану гаиләдән килергә тиеш диләр бит инде – мин моның белән берничек тә килешә алмыйм. Татар телен куллану даирәләре күп булырга тиеш...
Әйе, гаилә үзе генә көчсез.
Көчсез. Гаиләдә күпме генә татарча сөйләшсәң дә, баланың калган бөтен мохите русча икән – моңа тиз ияләшеп китә. Балалар рус сүзләре кыстыра башласалар, «Аңламыйбыз» диябез дә, татар теленә күчәргә мәҗбүр булалар. Әмма «папа», «мама» дип килгәннәре юк.
Инде шушы «лирик чигенештән» соң фәнни эшчәнлегегезгә кайтыйк — әдәби тел тарихына. Тел үзгәреп тора. Элеккеге әдәбиятны укысак, мәсәлән, Тукайның беренче шигырьләрендә урыны-урыны белән сүзләре гел дә аңлашылмый – аңлатмасы кирәк. Кайчандыр бу татарлар аңлаган тел булган бит инде. Киләчәктә, әйтик, сезнең хәзер 4 яшьлек улыгыз үсеп җитеп, үз балалары-оныклары белән нинди татар телендә сөйләшер дип уйлыйсыз? Сездән фантастик та булырга мөмкин булган күзаллаулар?
Тукайның теленә килгәндә, илдәге сәяси, милли вазгыятьтән чыгып, аның әсәрләренең теле дә төрле иҗат чорында төрлечәрәк булган. Моннан тыш, билгеле бер чорда гарәп һәм фарсы алынмаларына мода булган бит.
Татарлар шул телдә язганнар, әмма сөйләшмәгәннәрме?
Язма әдәби тел аерым, сөйләм теле аерым булган. Әдәбият теле югары саналган һәм аерым очракларда гарәп-фарсы алынмалары кеше аңламаслык дәрәҗәдә еш кулланылган. Бу күп гасырлар дәвамындагы традицион көнчыгыш әдәбияты тәэсире дә. Тукай иҗатының соңгы этабына килсәк, аның теле сөйләм теленә якын, аңлаешлы. Мин фәнни юнәлешем буенча ХХ гасыр башындагы гарәп графикалы татар газеталары белән шөгыльләнәм – диссертацияләрем дә шул темага бәйле иде. Анда да шул күренеш күзәтелә: баш мөхәррирнең кем булуына, газета кайсы җирлектә чыгуына, газета хуҗаларының кем булуына, мәкаләләрне кем язуына һәм адресатның кем булуына карап, мәкалә теле аерылып тора — каядыр гарәп-фарсы алынмалары күбрәк, каядыр төрек теле йогынтысы сизелә. Исмәгыйль Гаспралы һәм «Тәрҗемән» йогынтысы да бар.
1915-17 елларга таба чыккан газеталарны алсак, анда инде сөйләм теленә якынлашу чынлап торып сизелә – нигездә бүгенге татар әдәби теленә охшаш тел кулланыла. Совет чорында инде үзегез беләсез – рус алынмалары күбәйде. Әлбәттә, милли күтәрелеш чорында – туксанынчы елларда яңа сүзләр уйлап чыгарып, саф татар сүзләре кертергә тырыштылар, аларның бер өлеше куллынылышка кереп китә алмады. Бүген телгә рус теле һәм инглиз теле йогынтысы зур. Алга таба ничек барыр дигәндә, әллә ни үзгәрер дип уйламыйм. Татар теленең кулланыш даирәсе артырга тиеш — төп проблема шунда гына. Шул вакытта төрле өлкәләргә караган терминология кулланылачак, бу инде үз чиратында телне баета, яшәтә. Татар телен максималь рәвештә төрле өлкәләрдә кулланырга кирәк: әдәбиятта, публицистикада, рәсми эш кәгазьләрендә, фән телендә...
Димәк, балаларыгыз да шушы без сөйләшкән татар телендә сөйләшәчәк?
Зур аерма булыр дип уйламыйм. Чөнки ХХ гасыр башы белән чагыштырганда ул вакытта вазгыять, илдәге үзгәрешләр күпкә көчлерәк барган. Бүген андый әйбергә җирлек юк дип уйлыйм.
Алынма сүзләр белән чуарланган газеталарны гади халык аңлаганмы? Әллә итекче-читекчеләр аны укымаган дамы? Халыкка таралу даирәсе ничек булган икән ул газеталарның?
Беренчедән, ул газеталарны укый алу өчен укымышлы булырга, укый белергә кирәк...
Без татар халкы укымышлы булган дип сөйлибез бит.
Укымышлылар процентыннан чыгып караганда, бу шулай булгандыр да. Дөрес ул – халык укымышлы булган. Газеталар да нигездә аңлаешлы булган – чөнки гарәп-фарсы алынмалары телгә ислам дине аша кергән. Гасырлар буе кулланылышта булгач, бу сүзләр нигездә укучы өчен аңлаешлы булган. Монда башка мәсьәлә торган – вазгыять үзгәргәч, һәрбер төрки халык телен чистарту юлына баскан. Монда татарлар да артта кала алмый – билгеле бер юнәлеш алып, язма телне Казан татарларының сөйләм теленә якынайтырга тырышканнар.
Телне чистартканда, әдәби телне камилләштергәндә тел галимнәре сайлау алдында калган чаклар да булмый калмагандыр. Сез шуларны өйрәнүче галим буларак, боларны бүгенге ноктадан күзәтә аласыз. Бүгенге күзлектән караганда шул чактагы телче галимнәр һәрвакытта да дөрес юл сайлаганмы?
Ул вакытта да карашлар төрле булган. Мин башта санап узган галимнәр ахыр чиктә шушы фикердә калган. Язылган материал – әдәбият булсынмы, публицистикамы – күбрәк укучыны максималь иңләп алырга тиеш булган. Моның өчен тел аңлаешлы булырга тиеш булган.
Халыкчанлыкка таба?
Әйе.
Авыл агайлары да аңлый торган телгә таба бару дөрес юл булганмы?
Дөрес юл булган дип уйлыйм. Гарәп-фарсы алынмаларының татар телендәге эквивалентлары да бар. Монда бернинди дә проблема күрмим.
Ул вакытта төрки сүзләр генә җиткәнме?
Җиткән дип уйлыйм – әйе.
Ә хәзер җитми...
Хәзер безгә рус теле күбрәк тәэсир итә. Без башка төрки телләрдән ерагаябыз. Мәсәлән, Казанга төрек галиме килсә, татар галиме аны аңлыйм дисә дә, аңлап бетерми дип уйлыйм. Татар кешесе аңласын өчен төрек галиме үз телен бик гадиләштереп бетерергә тиеш була.
Сез күпмедер еллар элек төрек телен фән дәрәҗәсендә укыгансыз, әйеме? Хәзер төрек галиме белән сөйләшкәндә аның сөйләмендә үзгәреш сизәсезме? Шул вакыт эчендә аларның сөйләм теле күпмедер дәрәҗәдә үзгәреш кичергәнме? Сүз уңаеннан, сезне «тел носительләре» дә укыттымы?
Әйе, алар да бар иде. Укытылган тел – бер әйбер. Бер мәлне безне Төркиягә стажировкага җибәрделәр. Шунда барып аерманы сизеп кайттык: монда укытылган тел белән сөйләм теле арасында аерма бар. Анда да шулай ук диалектлар бар – Төркиянең төрле регионында төрлечә сөйләшенә. Без анда җанлы сөйләм телен ишетеп кайттык.
Җанлы сөйләм телен тиз аңладыгызмы?
Күпмедер вакыт шунда яшәгәннән соң ияләшәсең. Аларның сүзләр әйтелешенең үз «мелодиясе» бар. Төрек сөйләмен ишеткәндә җылы хисләр белән шул чаклар искә төшә.
«Носитель» сүзен тәрҗемә итә алмадым сорау биргәндә. Сез белсәгез генә.
Хәзер сүзлектән карыйбыз. Кулланучы...
Анысы – «потребитель» — бик көнкүреш мәгънәле сүз.
«Посетитель» сүзе дә бар иде без тәрҗемә таба алмаган. «Килүче» дисәң, кая килүче... Без аны «зыярәтче» дип бирдек. Төрек телендә һәм башка төрки телләрдә андый формада кулланыла. Зыярәт кылу – килү...
Кайсыдыр поликлиникада күреп, фотога төшереп тә алган идём әле мин ул сүзне.
Шул безнең тәрҗемә булгандыр инде. Аннан көлүчеләр дә булды. Ләкин аннан башка вариант юк.
Чөнки зират сүзенә тартым булуы уңайсызлык тудыра.
Әйе, шуңа бәйләп куялар. Төрекләрдә «зыярәт кылу» дигән фигыль бар – килеп күрү яки мөрәҗәгать итү мәгънәсендә. «Носитель»не «сөйләшүче», «тел вәкиле» дип бирергә буладыр. Авыррак инде...
Сөйләшүче була алмый, мәсәлән мин рус телендә сөйләшә алам, ләкин бит мин носитель түгел.
Телнең куллану даирәсе кысылу инде бу. Бер күренешне бирничә сүз белән аңлатып бирүгә кайтып калабыз.
Әйе. Бая кадрлар дип сөйләшә башлаган идек, шул теманы дәвам итеп — бүлектә аспирантлар бармы?
Бездә үз вакытында аспирантлар күп иде. Мин аспирантурага кергәндә институт күләмендә җитмешләп кеше хисап тотырга килә иде. Хәзер, ялгышмасам, бөтен институтка – 10нан артык аспирант. Бу гомуми вазгыять белән дә бәйле, тел юнәлешендәге белгечлекне тәмамлаучы студентлар азлыгы белән дә бәйле. Хәзер бүлектә бер аспирант бар. Ул бүгенге көн татар поэзиясенең телен өйрәнәчәк. Әле ул I курста гына. Бүгенге татар поэзиясендә окказионализмнар...
Нәрсә-нәрсә?
Окказионализм.
Нәрсә соң ул?
Шагыйрь ниндидер күренешне аңлату өчен үзе уйлап чыгарган сүз.
Диссертация язарлык дәрәҗәдә бар микәнни андый сүзләр татар әдәбиятында?
Бар.
Мәсәлән?
Мисал китерү өчен кул астында фактик материал кирәк. Яңарак кына аспирантның хисабын тыңладык. «Мисаллар бармы?» дигәч телефонын алып текстларны ачты – бар. Автор үзе уйлап чыгарган, үзенең шәхси мәгънәсе салынган сүз белән ниндидер күренешкәме, шәхескәме булган мөнәсәбәтен белдерә.
Бу хәрефләр җыелмасы гына түгел бит инде, әйеме? Мәгънәсе булган сүзме?
Беренче карашка хәрефләр җыелмасы булып та күренергә мөмкин. Ләкин мәгънәсе бар. Автор аның мәгънәсен үзе генә белергә мөмкин, әмма текстны укыганда аңа укучы да төшенә.
Кем инде ул аспирант егет?
Газиз аның исеме.
Фәйзуллинмыни?
Әйе. Равил Фәйзуллинның улы.
Татар әдәбият-сәнгать әһелләренең аз санлы чиста татар телле балаларының берсе. Афәрин! Тагын бер фаразларга корылган сорау: безнең Марсель Галиев кебек бай телле язучылар бар, бик фәкыйрь теллеләре бар. Киләчәктә шундый бай телле язучылар булырмы икән?
Нишләп булмасын икән?! Татарча яза икән – ул, димәк, телне белә, ә инде ниндидер алымнарны куллануы аның эчке дөньясына бәйле.
Дәвам итеп икенче соравым да бар: иң куркынычы – бай телле язучыларга ихтыяҗ калырмы?
Күпмедер дәрәҗәдә булыр дип уйлыйм. Китапка булган мөнәсәбәткә килгәндә, татарда гына түгел, дөнья күләмендә күпмедер ерагаю бара. Мин шәхсән үзем моның белән килешеп бетә алмыйм. Кеше укырга тиеш! Бу кешенең нинди мохитта формалашуыннан, культура дәрәҗәсеннән тора. Без укымышлы халык...
Рәхмәт, Бәхтияр!
- Ринат Сәфәров: «Соңгы татарны җирләрләр, дигән әйбергә ышанмыйм»
- Галимә Ләйлә Дәүләтшина: «Интернетта туган мәзәкләр дә постфольклор буларак өйрәнелә»
- Гөлназ Мөхәрләмова: Дәреслекләргә заказ биргәндә: «Мөмкин кадәр җиңел булсын», диделәр
- Әлфәт Закирҗанов: 1000 еллык әдәбиятка һәм 5 миллион татарга – 30 әдәбият галиме. Аз бит
- Илһам Гомәров: «Тукай фонды безнең Мирасханәдә саклана. Аннан Тукай рухы бөркелеп тора»




