Татарстанда көчле эсселек аркасында давыл кисәтүе игълан ителде
Бүген Татарстанда көчле эсселек аркасында давыл кисәтүе игълан ителде.
Республикада термометр баганалары +33 градуска кадәр күтәреләчәк.
Сәламәтлегезгә игътибарлы булыгыз. Кояш астында озак йөрмәскә тырышыгыз. Исерткеч эчемлекләр кулланмагыз. Күбрәк газсыз су эчәргә тырышыгыз.
Эсседә янгын куркынычы да арта. Сак булыгыз!

