Татарстан табиблары яңа туган сабыйның чалыш аякларын операциясез турайткан
Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары яңа туган сабыйның чалыш табаннарын операциясез турайткан. Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев МАКСтагы каналында шул хакта язган.
“Нарасыйның табаннары тумыштан дөрес урнашмаган. Алга таба баланың йөрешенә, гәүдәсенә һәм буыннарына җитди зыян салган булыр иде бу. Мондый очракта белгечләр дәвалауны ничек тә алданрак – аяк табаны тукымалары әле йомшак булганда башлап җибәрү ягын карый”, – дип язган министр.
Табиблар Понсети буенча гипслау ысулын кулланган: һәр атна саен баланың аягына гипс салып, табанын акрынлап кына дөрес халәткә китергәннәр. Гипсны, тиешенчә үзгәртеп, һәр атна саен алыштырып торганнар.
Операция ясаган очракта, сеңерләрне кисәргә, шулай ук озак кына реабилитация узарга кирәк булыр иде. ДРКБ белгечләре исә табандагы кимчелекләрне операциясез генә төзәтә алган.
Гипстан соң бала 4-5 яшькә кадәр табанны дөрес хәлдә тотуга ярдәм итәрдәй махсус ботинкалар киеп йөриячәк.
Хәзер сабый үзен әйбәт хис итә, әти-әниләре аны контроль тикшерүләргә алып килә.
“Балалар республика клиник хастаханәсендә һәр ел саен чалыш аяклы егермегә якын бала дәвалана. Инде берничә ел дәвамында мондыйлар саны үзгәрми диярлек. Табиблар дәвалау алымнарын камилләштерә”, – дип өстәгән министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.



