Татарстанда тырнак ясаучыларның хезмәт хакы нык арткан
Татарстан тырнак ясаучыларның хезмәт хакы үсеше буенча төбәкләр арасында дүртенче урынга чыккан.
Март-апрель айларында бу өлкәдә эш бирүчеләр белгечләргә узган елдагыга караганда 31 процентка зуррак хезмәт хакы тәкъдим итә башлаган. Вакансияләрдә күрсәтелгән уртача эш хакы аена 80 500 сумга җиткән, дип яза “Реальное Время”. Әлеге өлкәдәге керемнәр Башкортстанда кайдагыга караганда да күбрәк үскән: бер ел эчендә 60 процентка артып, 78 000 сумга кадәр күтәрелгән.
Икенче урында – Новосибирск өлкәсе (44 процентка артып, 99 333 сум тәшкил иткән). Ставрополь крае – өченче (34 процентка артып, аена 55 000 сум булган). Тикшеренү 30 апрельдән маникюр һәм педикюрга яңа ГОСТ кертелүгә бәйле рәвештә уздырылган. Экспертлар хезмәт хакы үсүне иң элек, тармакта яңа таләпләр барлыкка килү сәбәпле, эш бирүчеләрнең, акча белән кызыктырып, квалификациялерәк белгечләрне күбрәк җәлеп итәргә тырышуына бәйле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

