Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе полиция хезмәткәренең мәрхәмәтлелеген күрсәтте
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова МАКСтагы рәсми каналында Казанда АСЕАН саммиты вакытында юл-патруль хезмәткәрләренең эшенә багышланган пост урнаштырган.
Галимова әйтүенчә, саммитта катнашучылар узарга тиешле юл өлешендә иминлекне тәэмин итүче ДПС хезмәткәре, хәрәкәтне туктатып, бер әбигә юл аша чыгарга ярдәм иткән.
“Кунакчыл Казанга рәхим итегез!” – дип язган ул.





