Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ясалма фәһем тотачак
Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ГАИ хезмәткәрләре генә түгел, ә фото-видеофиксация һәм ясалма интеллект та тотачак.
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов брифингта шулай дип белдерде.
— Юлларда ГАИ хезмәткәрләре һәм махсус контрольдә тотучыларның кимрәк булачагын барыбыз да аңлыйбыз, шуңа күрә без кагыйдә бозучыларны вакытында теркәү өчен фото-видеофиксация приборлары һәм ясалма интеллект ярдәмендә зур мәгълүматлар белән активрак һәм ышанычлырак эшләргә тиешбез. Юлларда беркем дә үзен күрмәсләр яки кагыйдә бозуы сизелмәс дип уйламасын өчен, тоталь контроль кирәк», — дип белдерде Ханифов.
Министр әйтүенчә, быел стационар фото-видеофиксация корылмалары сатып алуга 309,4 миллион сум субсидия бүлеп бирелгән. Җиһазлар 56 җәяүлеләр кичүендә һәм 11 юл чатында урнаштырылачак.
— Бу безгә кагыйдә бозучыларны ачыкларга, вакытында чара күрергә һәм аларны гомумән юл хәрәкәтеннән читләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Чөнки бер, яисә 5–10 тапкыр кагыйдә бозган кеше, барыбер ниндидер куркыныч хәлгә яки коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә юлыгачак, — диде министр.
Күчмә камераларга исә тагын 300 миллион сум тотылачак. Алга таба автоматик контроль системасын үстерү һәм 10 җәяүлеләр кичүендә һәм 9 юл чатында кагыйдә бозуларны фото-видеофиксация җиһазлары белән ачыклау өчен өстәмә 181,6 миллион сум бүлеп бирелгән.






