Хатын-кыз ул — тормыш яме
Бу дөньяның бөтен матурлыгын, шатлык-куанычын һәм борчуларын да йөрәгенә сыйдыра белгән илаһи зат...
Лилия Рәфыйк кызының тормыш һәм хезмәт юлы тулысынча районыбыз белән бәйле. Ул утыз елдан артык Балтач район Советында эшли, шуның 24 елы муниципаль хезмәттә. Зур җаваплылык сорый торган эшендә Лилия Рәфыйк кызы һәрвакыт төгәл, район тормышының һәр тармагындагы эшнең торышы буенча хәбәрдар, район Советының эшчәнлеге тиешле югарылыкта булсын өчен үзеннән зур өлеш кертә. Татарстан Республикасы Рәисе карары нигезендә Балтач район Советының әйдәп баручы белгече Шәйхетдинова Лилия Рәфыйк кызы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген арттыруга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Муллагалиева Гөлфия Нургаян кызы үзенең хезмәт юлын «Балтач» халыкка хезмәт күрсәтү идарәсендә башлый. Соңрак шәхси эшмәкәр булып, халыкка парикмахер хезмәте күрсәтә. Ягымлы йөзле, кешелек-лелек, һәркем белән уртак тел таба белү кебек сыйфатлары аркасында һәр мөрәҗәгать итүче аны якын күрә. 2022 елда хәрби хәрәкәтләр башлангач, Гөлфия волонтёрлар хәрәкәтенә кушыла. Бүгенге көндә дә бу хәрәкәтнең үзәгендә кайный, солдатларның ярдәм сорап язган бер генә хаты да җавапсыз калмый, даими рәвештә алгы сызыкка йөрүче волонтёрлар гуманитар ярдәмне, посылкаларны солдатларга вакытында илтеп бирәләр. Нәтиҗәле хезмәтләре һәм районыбыз үсешенә зур өлеш керткәне өчен волонтёр Муллагалиева Гөлфия Нургаян кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Гөлзидә Хәкимҗанова Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы Балтач районында клиентлар белән эшләү бүлегендә (элекеге район Пенсия фонды) 2001 елдан бирле эшли. Гомуми эш стажы 31 ел, шуның 24 елын шушы тармакта хезмәт куя. Пенсия һәм бирелә торган тиешле ярдәмнәрнең вакытында һәм дөрес итеп хисаплануына, төрле мөрәҗәгать итүчеләрнең гозерләренең уңай чишелешенә ярдәмен кызганмый.
Социаль фонд хезмәте үсешенә зур өлеш керткәне һәм озак еллар намуслы нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы Балтач районындагы клиентлар белән эшләү хезмәтенең баш белгеч-эксперты Гөлзидә Самат кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Республиканың мәгариф өлкәсе үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исеменә «Норма урта гомуми белем мәктәбе» учреждениесенең татар теле укытучысы, директор урынбасары Нәсыйхова Гөлүзә Равил кызы лаек булды. Гөлүзә Равил кызы хезмәт юлын Яңгул урта мәктәбендә башлый, 1989 елдан аның биографиясе Норма урта мәктәбе белән бәйле. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 30 елга якын мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары буларак мәктәптә балаларга тирән һәм сыйфатлы белем бирү, коллективны югары нәтиҗәләргә ирешүгә туплауда өлеше зур. Укучылары татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән район, республика олимпиадаларында даими җиңү яулыйлар.
Вәлиева Лена Ивановна районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Бу аның озак еллар намуслы нәтиҗәле хезмәтен билгеләү юнәлешендә зур бүләге. Кечкенәдән ятимлек ачысын татыган Лена ханым Украинада хәрби чуалышлар вакытында ятим калган балалар йортларына, госпитальләргә районда беренче гуманитар ярдәмне оештыручыларның берсе булды. Әле дә аны Луганск, Донбасс якларында көтеп алалар. Соңрак якташ солдатларга төрле гуманитар ярдәм җыюны оештырып, алгы сызыкка җиңел машиналар, мотоцикллар, рацияләр, пилотсыз очу аппаратлары һәм башка күп төрле техника илтеп бирүне җайга салган, солдатлар арасында мактаулы «Мама Лена» исемен алган волонтёрыбызның иксез-чиксез тырышлыгына таң калабыз.
Айсылу Әсәдуллина Балтач кызы. Казан консерваториясен тәмамлагач, 2006 елдан районның мәдәният тормышында турыдан-туры катнаша башлый. 2009 елда ул Балтач мәдәният үзәге каршында эшләүче «Балкыш» халык җыр һәм бию ансамбле хормейстеры итеп билгеләнә, бүгенге көндә дә бу ансамбльнең район, рес-публика югарылыгында профессиональ чыгыш ясавына зур өлеш кертә. Концертларда Айсылу Әсәдуллина җырчы буларак тамашачыларны тирән мәгънәле, тормышчан җырлары белән шатландыра. Татар, рус халык җырларын пропагандалауга зур өлеш кертә.
«Балкыш» җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Әсәдуллина Айсылу Айрат кызы Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен.
Ихтирам һәм хөрмәт белән Балтач якташлар җәмгыяте рәисе Фаяз Шакиров






