Казанда Бильярд спорты буенча ярышлар башланды
Казанда Бильярд спорты буенча Татарстан Рәисе Кубогына III халыкара ярышлар башланды.
Дөнья Кубогының беренче этабы булып саналган турнирда дөнья рейтингының иң көчле 80 спортчысы катнаша. Алар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «Ирекле пирамида» төрендә көч сынаша. Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ паркта катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул спортчыларга сәламәтлек, матур уен, җиңү теләде һәм турнир башлану уңаеннан беренче булып шарга сукты. Ярышта Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан һәм Үзбәкстан вәкилләре катнаша. Алар арасында якташыбыз Диана Миронова да бар. Ул – беренче һәм бердәнбер абсолют дөнья чемпионы, шулай ук рус бильярды тарихында хатын-кызлар арасында да, ир-атлар арасында да иң титуллы спортчы булып санала. Диана әлеге ярышта 2024 һәм 2025 елларда җиңү яулады.




