Фәрит Мөхәммәтшин урынына ТР Дәүләт Советы депутаты итеп Лотфулла Шәфигуллин билгеләнде
Бу хакта «Бердәм Россия»партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп республика парламентының элеккеге Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин урынына Лотфулла Шәфигуллин билгеләнде. Бу хакта «Бердәм Россия»партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советы депутатының вакантлы мандатын 3 апрельдә үк тапшыру турында Карар кабул итте. Шәфигуллин «БР»төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларның республика исемлегенә кергән. Фәрит Мөхәммәтшин депутат мандатын һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен 17 мартта VII чакырылыш республика парламентының 19 нчы утырышында игълан итте. Хәзер ул ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе.
«Таттелеком» ГАҖнең элеккеге генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин элек өч тапкыр Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган (IV, V һәм VI чакырылыш), ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетын җитәкләгән. РФ атказанган элемтә хезмәткәре, ТР Атказанган икътисадчысы һәм халыкара элемтә академиясе академигы.




