Чаллыда җырчы Наил Әзһәмов вафат булды
Аңа 50 яшь иде.
Чаллы мәдәнияте югалту кичерә. Кичә автор-башкаручы Наил Әзһәмов вафат булды. Аңа былтыр 50 яшь тулган иде.
Җырчы Марсилия әйтүенчә, Наилнең тромбы өзелгән.
«Ашыгыч ярдәм килгән, ләкин табиблар ярдәм итә алмган. Күптән түгел генә чит илдән ялдан кайткан булган. Әле ярый бу хәл анда булмаган, алып та кайта алмаган булырлар иде. Наилне соңгы тапкыр бер кибеттә күргән идём. Матур итеп киенгән. «Бигрәк матур, бруталь егет», – дидем. Шуңа бик сөенгән иде. Наил бик тырыш, кешелекле кеше иде. Андый кешене югалту бик авыр, урыны җәннәттә булсын», – диде Марсилия иҗатташ дусты турында.
Җырчыны бүген иҗатташ дуслары Чаллы моргыннан туган ягы Актанышка соңгы юлга озаттылар.
Аның мәрхүм булган әти-әнисенең 20 майда туган көннәре икән. Аллаһы Тәгалә аларны оҗмахта кадерле уллары белән очраштырырга карар кылган күрәмсең.
Наил Әзһәмовның үлемен иҗатташ дусты, Татарстанның атказанган артисты Нурзадә бик авыр кичергән. "Наил Чаллыдагы концертымны үзенең чыгышы белән бизәгән иде. Ышанасы килми, бик авыр хәл", — диде ул яшь аралаш.
Наил Наһис улы шигырьләр дә яза иде. Ул аларны үзенең «Вконтаке» битендә бастырды. Соңгы шигырьләренең берсендә мондый юллар бар:
Ак кар күмде эзләреңне...
Миннән алып киткән сукмакларны
Басты буран...
Җилләр өзде сүзләреңне...
Сиңа булган кайнар хисләр
Инде томан...
Боз астында калды сөю,
Күпме генә җылытсам да, өреп,
Сулыш җитмәс...
Йөрәгемдә бары нәфрәт, көю
Мәңге үтмәс...
Язлар килер, карлар әрер...
Миннән киткән юлларыңа хәтфә үлән
Салыр келәм.
Тик гөлләрем чәчәк атмас,
Тамырларын суык телгән.

