«Бу фестиваль ата-бабалар батырлыгын хөрмәт итүчеләрне берләштерә»: ни өчен балалар «Аҗаган»ны сайлый?
Татарстанда «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының республика этабына йомгак ясалды.
Бу хакта «Татар Информ» хәбәрчесе Кирилл Гумеров хәбәр итә.
Быел анда 114 меңнән артык яшь кеше катнашты. Җиңүче командалар республика данын округ этабында яклаячак.
Өч көн дәвамында катнашучылар ут әзерлеге, тактик медицина, хәрбиләштерелгән эстафета һәм тактик уеннар буенча көч сынашкан. Моннан тыш, сапер, военкор, БПЛА операторы һәм командирлар өчен аерым ярышлар да уздырылган.
Лаеш районының «Пиранья» командасы махсус категориядә беренче урынны яулаган. Команда командиры Заравшон Фозилов сүзләренчә, уңышның төп сере — бердәмлек.
— Без инде беренче тапкыр гына катнашмыйбыз. Бу юлы командабыз тулысынча әзер иде, бер-беребезне сүзсез аңладык. Киләсе этапта да җиңү өчен көрәшәчәкбез, — дигән ул.
Республика этабында җиңү яулаган тагын ике команда — Түбән Каманың «КОБР» һәм «Волки-НК» командалары. Алар урта һәм өлкән категорияләрдә иң яхшылар булган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Аҗаган» күптән инде гади ярыш кына түгел.
— Бүген бу — ата-бабаларыбыз батырлыгын хөрмәт итүчеләрне һәм замандашларыбызның каһарманлыгы белән горурланучыларны берләштерүче зур хәрби-патриотик фестиваль, — диде ул.
Катнашучылар әйтүенчә, аларны уенда җиңү генә түгел, ә команда рухы, җаваплылык һәм үз-үзләрен сынау мөмкинлеге дә җәлеп итә.
— Аларны беркем дә мәҗбүр итми, аларга үзләренә ошый. Балалар бу эш белән янып яши, — ди Арча районы «Алдынгылар хәрәкәте» бүлеге җитәкчесе Лия Ильина.
Күп кенә яшүсмерләр өчен «Аҗаган» — киләчәк һөнәренә таба беренче адым. Катнашучылар арасында хәрби хезмәтне сайларга теләүчеләр дә аз түгел.
Округ этабында Татарстан данын «Пиранья», «КОБР» һәм «Волки-НК» командалары тәкъдим итәчәк.

