Россия паспортында нинди тамгалар булырга тиеш?
Россия гражданы паспортында яшәү урыны буенча теркәлү һәм хәрби бурычка мөнәсәбәт турында тамгалар булырга тиеш.
Бу хакта РИА Новостига юрист, Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы Иван Курбаков сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, Россия законнарында паспортта булырга тиешле тамгаларның гомуми саны билгеләнмәгән.
Мәҗбүри рәвештә паспортка гражданинны яшәү урыны буенча теркәү һәм теркәү исәбеннән төшерү турында, шулай ук тиешле яшькә җиткән гражданнарның хәрби бурычка мөнәсәбәте турында мәгълүмат кертелә.
Гражданин теләге буенча паспортта никахны теркәү яки өзү, 14 яшькә кадәрге Россия гражданнары булган балалар, элек бирелгән паспортлар, шулай ук Россия территориясеннән читтә шәхесне раслаучы төп документлар турында тамгалар куелырга мөмкин.
Юрист билгеләп үткәнчә, кеше берничә тапкыр никахлашкан яки аерылышкан, яшәү урынын үзгәрткән, берничә паспорт алган яисә аның берничә балигъ булмаган баласы булган очракта, паспортта бер үк төрдәге берничә тамга булырга мөмкин.






