«Права»ны алыштырасымы? Укучы соравына «ВТ» җавап бирә
Машина йөртү таныклының срогы 2024 елда чыккан иде. Автомат рәвештә тагын 3 елга озайту мөмкинлеге булгач, мин әле 2027 елга кадәр йөри алам дип уйлаган идём.
Әмма бу мөмкинлек инде быел бетә, дип ишеттем. Мин 3 елымны йөреп бетерә аламмы, әллә инде алыштырырга кирәкме?
Ринат Вәлиев. Әлмәт
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ГАИ идарәсе пропаганда бүлеге җавабы:
– 2024 елда вакыты чыккан машина йөртү таныклыгы транспорт чаралары белән идарә итү өчен 2027 елга кадәр гамәлдә санала. Мәсәлән, әгәр машина йөртү таныклыгы 01.08.2024 тә чыккан булса, ул чыннан да 01.08.2027 елга кадәр кулланыла ала. Сезнең өчен 2026 елда, озайту срогы беткәнче, имтихан бүлегенә мөрәҗәгать итү бурычы юк. Шулай да, озайтылган вакытыгыз узганчы ук, үз ихтыярыгыз белән машина йөртү таныклыгын алыштыра аласыз.





