Аю яшь кызны үтергән: егет сөйгәнен кыргый җәнлектән коткара алмаган
Алтайда 29 яшьлек турист кызга аю һөҗүм иткән. Кызны коткарырга аның кияүе омтылган, әмма ерткычка каршы тора алмаган. Бу хакта Baza хәбәр итә.
Һәлак булган кыз Новосибирскидан килгән булган. Ул судларда юрист һәм секретарь булып эшләгән, спорт белән актив шөгыльләнгән. Өч ел элек пауэрлифтинг буенча спорт мастеры исеменә лаек булган.
Мәгълүматларга караганда, кыргый җәнлек төнлә туристларның палаткасына һөҗүм иткән. Ир-ат кызны коткарырга тырышкан, әмма көчләр тигез булмаган.
Фаҗига Артыбаш авылындагы туристик базада булган. Аю кызны урманга алып киткән, соңрак җәнлек аны үтергән. Урындагы кешеләр ерткычны куып җибәрергә тырышкан, әмма моны булдыра алмаган.
Вакыйгадан соң Артыбаш авыл җирлеге хакимияте комендант сәгате кертү мөмкинлеген карарга җыена.






