Рөстәм Миңнеханов Белоруссия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белем бирү үзәгендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскида Беларусь Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының куркынычсызлык буенча белем бирү үзәгендә булды.
Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Мондый белем бирү үзәкләре эшенең төп максаты – җәмгыятьтә халыкны, шул исәптән балаларны гадәттән тыш хәлләр шартларында саклану ысулларына өйрәтү юлы белән тормыш куркынычсызлыгы культурасын формалаштыру, шулай ук яшьләрне гражданлык-патриотик тәрбияләү.
Үзәктә укыту уен принципларына корылган. Нигезгә укучыларны гадәттән тыш хәлне максималь имитацияли торган мохиткә чумдыру һәм материалны тирәнтен өйрәнү алымнары салынган. Үзәктә заманча мәгълүмати коммуникацион технологияләр (виртуаль чынбарлык, өстәмә чынбарлык) нигезендә төзелгән интерактив тренажерлар һәм симуляторлар кулланыла, дип яза Татар-информ.

