Үзмәшгульләр күбрәк кайсы тармакларда эшләвен әйттеләр
Татарстанда үзмәшгульләр эшчәнлегенең төп төрләре булып төзелеш, машина йөртүче хезмәтләре, пассажирлар йөртү, маркетинг һәм реклама, фатирны арендага бирү, продукция җитештерү кебек өлкәләр тора. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова әйтте.
«Татарстанда үзмәшгульләр эшчәнлегенең төп төрләре булып төзелеш (3,2 процент), машина йөртүче хезмәтләре (2 процент), пассажирлар йөртү (1,9 процент), маркетинг һәм реклама (1,7 процент), фатирны арендага бирү (1,6 процент), продукция җитештерү (1,4 процент) кебек өлкәләр тора», – диде ул.
Билгеле булганча, үзмәшгульләргә тәҗрибә рәвешендәге махсус салым режимы 2019 елда илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда гамәлгә керде. 2020 елның 1 гыйнварыннан аны илнең тагын берничә төбәгендә, ә соңрак ил күләмендә дә җәелдерделәр. Әлегә ул 2028 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.
Үзмәшгуль буларак теркәлүче физик затлар эшләүдән, хезмәт күрсәтүдән, товар сатудан кергән акчадан – 4, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар 6 процент күләмендә салым түли. Әлеге төр эшчәнлеккә күчүчеләр 13 процент күләмендә керем өчен түләнүче салымнан азат ителә. Үзмәшгуль буларак теркәлү өчен «Минем салым» мобиль кушымтасы да җитә.






