Татарстанда бер атна эчендә кайбер продуктларга бәя арткан
Татарстанда 31 августтан 7 сентябрьгә кадәр кайбер азык-төлек товарларының бәясе артты. Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, исемлектәге товарлар арасында кыяр аеруча нык (3,29 процентка) кыйммәтләнде, дип яза «Татар-информ».
7 сентябрьгә республикада кыярның уртача бәясе 97,31 сумга җитте.
Бер атна эчендә дөге 2,65 процентка кыйммәтләнде. Аның уртача бәясе 81,65 сум тәшкил итте. Бодай оныннан пешерелгән ипи һәм икмәк-күмәч әйберләре 2,42 процентка ка – килограммы 105,02 сумга кадәр күтәрелде.
Шулай ук карабодай бәясе дә 2,38 процентка артты, хәзер аның килограммы 62,78 сум тора. Шикәр комы 2,17 процентка кыйммәтләнеп, килограммы 82,73 сумга җитте.
Бананның уртача бәясе 1,19 процентка артып, килограммы 137,47 сум тәшкил итте. Тары – 1,14 процентка (хәзер аның килограммы 47,39 сум тора,) ә бодай оны 1,36 процентка (42,92 сум) кыйммәтләнде.
Бәяләрнең үсүе балалар ризыгына да кагылды. Балалар өчен җиләк-җимеш консервалары 1,02 процентка кыйммәтләнде һәм килограммы уртача 567,52 сумга җитте. Балалар өчен ит консервалары бәясе 1,1 процентка артты, хәзер аның килограммы 1 190,49 сум тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

