Марат Әхмәтов: «Предприятиеләрнең күрсәткечләре шактый төрле»
Бүген Дәүләт Советы депутатлары парламент Президиумы утырышында Татарстан сәнәгатен цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта Дәүләт Советының чираттагы утырышын уздыру датасы расланды.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, сәнәгать бүген цифрлы модельләргә сыйфатлы сикереш ясый. «Катлаулы ясалма интеллект вакыты җитте. Ул алгоритмнарны үтәп кенә калмый, ә оптималь техник чишелешләр тәкъдим итә, – дип басым ясады министр. – Тармаклардагы инновацияләр бүген күп очракта цифрлы технологияләрне кертү темпларына бәйле. Республика предприятиеләрендә цифрлы проектлар саны ел саен арта. Хәзерге вакытта шундый 658 проект гамәлгә кертелде».
Проектлар саны буенча иң зур өлешне, Олег Коробченко әйтүенчә, машина төзелеше һәм оборона-сәнәгать комплексы тармаклары алып тора. Аннан соң энергетика, химия, чыгару һәм эшкәртү бара. Цифрлаштыру проектларын сәнәгать секторының 150 компаниясе гамәлгә ашыра. Аларның барысы да диярлек үз акчалары хисабына финанслана. Предприятиеләрнең 90% ка якыны үзебезнең программалардан файдалана.
«Гадәттәгечә лидерлар – 83% цифрлаштыру дәрәҗәсе белән «КАМАЗ», 72% белән «Татнефть», «Казаноргсинтез» һәм «Челтәр компаниясе», – дип белдерде Олег Коробченко. – Мәсәлән, ICL компаниясе, 60% цифрлаштыру индексы белән, Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында (ГИСП) эшләү нәтиҗәсендә ташламалы дәүләт сатып алуларына чыкты, техник җиһазландыруга акча җәлеп итте һәм тотрыклы керем каналы алды».
«Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» региональ проекты кысаларында предприятиеләр Региональ компетенцияләр үзәге белгечләре катнашында җитештерүне автоматлаштыру буенча Республика IT-компанияләренең әзер карарларыннан файдалана алалар. «Бу ярдәм чарасы компанияләр өчен бик кирәк. Агымдагы елның квоталары инде ябылган, проектлар гамәлгә ашыру стадиясендә», – дип билгеләп үтте Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры.
Олег Коробченко республиканың иң эре предприятиеләрендә цифрлы трансформациянең иң яхшы тәҗрибәләренә җентекләп тукталды. Мисал итеп ул «КАМАЗ», «Татнефть», «Казаноргсинтез», «Татэнергосбыт» һәм «Челтәр компаниясе»н китерде.
Аерым алганда, «Татнефть»тә төзелгән бердәм цифрлы экосистема, скважинадан алып дәүләт органнары белән хезмәттәшлеккә кадәр, бизнесның барлык дәрәҗәләрен колачлый. Ясалма интеллект насосларның ватылуын, торбаларның тузуын һәм башка мәсьәләләр килеп чыгуын җиткереп тора, җиһазларны һәм куркынычсызлыкны күзәтә. «Компаниянең стратегик максаты – бердәм интеллектуаль киңлек булдыру, анда ЯИ инженерга аның карарларын алыштырмыйча консультация бирә», – дип сөйләде Олег Коробченко.
«Казаноргсинтез»да кертелгән зур мәгълүматлар базасындагы системалар резервларны ачыкларга һәм югалтуларны булдырмаска ярдәм итә.
«КАМАЗ»да «СИГНАЛ» мониторингы системасы кертелгән. Ул җиһазларның агымдагы торышын, йөкләнешен һәм төзексезлеген нәтиҗәлелекнең сигез төп күрсәткече буенча күзәтеп тора.
Цифрлаштыру эше энергетикада да актив алып барыла. Мәсәлән, «Челтәр компаниясе» АҖдә электр челтәре хуҗалыгының цифрлы игезәкләре булдырылган. Проект электр челтәрләренең барлык җиһазларын, шул исәптән электр тапшыру линияләрен һәм барлык көчәнеш класслары подстанцияләрен колачлый. Цифрлы игезәк энергия хуҗалыгының һәр элементының торышын җентекләп күзәтергә мөмкинлек бирә.
Ясалма интеллектны исәпләү үзәкләреннән башка үстереп булмый, дип саный профильле министрлык башлыгы. «Хәзер республиканың Цифрлар министрлыгы дәүләт ихтыяҗлары өчен дә, бизнес өчен дә ясалма интеллект белән эшләүгә ярдәм итү өчен заманча серверлар сатып ала. Бу региональ дәрәҗәдә технологияләр үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, – дип сөйләде Олег Коробченко. – Моннан тыш, Цифрлар министрлыгы инфраструктураны арендага бирә. Бу кече предприятиеләр һәм зур башлангыч кертемнәрсез стартаплар өчен ЯИ-эшләнмәләргә юл ача».
Сәнәгатьне цифрлаштыру процессының төп мәсьәләләре арасында Олег Коробченко югары квалификацияле кадрлар кытлыгын, кече һәм урта эшмәкәрлекнең импорт җиһазларына һәм программа тәэминатына бәйлелеген, кыйммәтле кредитлар фонында җиһазларны модернизацияләүгә сизелерлек инвестицияләр кирәклеген, сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында эшләүгә җитәрлек дәрәҗәдә җәлеп ителмәвен атады.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин киберкуркынычсызлык мәсьәләләренә аерым басым ясады. «Киберкуркынычсызлык – бүген көн тәртибендә торган иң мөһим мәсьәлә, шул исәптән безнең сәнәгать предприятиеләре өчен дә, – дип басым ясады Илья Начвин. – Без күп кенә халыкара чаралар уздырдык һәм дәүләт ресурсларына профессиональ әзерлекле киберһөҗүмнәр барганын күрдек. Безнең сәнәгать предприятиеләренең дә мондый һөҗүмнәргә дучар булуын беләбез».
Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов ассызыклаганча, бүген сәнәгатьтә тармаклар буенча тигез булмаган үсеш күзәтелә. «Цифрлы артта калу» сәбәпләре арасында профильле комитет башлыгы предприятиеләрнең цифрлы трансформациягә әзер булмавын, алар ягыннан сорау булмауны, искергән инфраструктураны һәм квалификацияле кадрлар кытлыгын атады.
«Бүген технологияләр кадрлар әзерләү системасы үзгәртеп коруга караганда тизрәк үсә, – дип билгеләп үтте Президиум утырышында Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе. – Һәм бу юнәлештә мәгариф министрлыгына, сәнәгать министрлыгы белән берлектә, республиканың мәгариф оешмалары һәм предприятиеләре белән берлектә, ясалма интеллект технологияләренә өйрәтүнең махсуслаштырылган программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру эшен көчәйтергә кирәк».
Фикер алышуга йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов ассызыклаганча, Татарстан сәнәгате – республика икътисадының төп локомотивы. «Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйган төп бурыч – республика предприятиеләренең, шул исәптән сәнәгатьнең өзлексез эшләвен тәэмин итү, – дип искәртте Марат Әхмәтов. – Узган ел йомгаклары буенча төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясе күләме 6 трлн сум тәшкил итте. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча 5,7% үсеш күзәтелә».
Республикада цифрлы трансформациянең уңышлы мисаллары күп, шул ук вакытта, Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, мондый нәтиҗәгә ирешмәгән предприятиеләр өчен аларның тәҗрибәсен куллану өлкәсендә зур потенциал да бар. «Предприятиеләрнең күрсәткечләре шактый төрле, – дип саный Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы. – Бу игътибарны җәлеп итә. Һәр предприятие белән җентекләбрәк эшләү кирәк».
Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстан күп кенә федераль программаларда актив катнаша. Узган елда сәнәгатьне үстерүгә 149 млрд сум федераль ярдәм алынган, индустриаль мәйданчыкларны үстерүгә – 48,7 млрд сум. «Болар, шул исәптән, безнең сәнәгать предприятиеләрен цифрлы трансформацияләү мәсьәләләрен хәл итәчәк суммалар. Федераль программаларда активрак катнашырга кирәк», – диде Марат Әхмәтов.
Парламент Рәисе вазыйфаларын башкаручы сүзләренә караганда, икътисад хәзер ресурслар чикләнгән чорда. «Сәнәгать министрлыгының бурычы – нәтиҗәлелекне арттыру өчен предприятиеләрнең эчке резервларын максималь файдалану», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Кадрлар мәсьәләләре дә актуаль булып кала. «Бүген республиканың хезмәт базарында 82 мең вакансия бар. Димәк, кадрлар, нәтиҗәлелек, югары җитештерүчәнлек кирәк», – диде Марат Әхмәтов.
Марат Әхмәтов шулай ук баланс комиссияләренең эшен көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте. «Без даими рәвештә Сәнәгать министрлыгыннан баланс комиссияләре нәтиҗәләре турында мәгълүмат алабыз, әмма бездә сәнәгать предприятиеләренең 23% зыянга эшләү факты уйланырга мәҗбүр итә, бу предприятиеләр буенча җентекләп эшләргә кирәк», – дип өстәде парламент җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өлешендә Марат Әхмәтов Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына бизнесны Республика маркетинг үзәге белән эшләүгә активрак җәлеп итәргә кушты. Хәзерге вакытта программаларда 4 мең предприятие катнаша. Потенциал бар, бу юнәлештә киңрәк үсәргә кирәк», – диде Марат Әхмәтов.
Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу йомгаклары буенча Президиум карары кабул ителде, анда профильле министрлыклар һәм ведомстволар адресына конкрет тәкъдимнәр кертелде.
Президиум утырышында шулай ук Дәүләт Советының егерме икенче утырышын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре каралды.




