Күзгә күренми торган куркыныч: иерсиниозның билгеләре нинди?
Татарстанда яшәүчеләргә иерсиниоз исемле куркыныч эчәк инфекциясенең билгеләре һәм аннан саклану юллары турында искә төшерделәр.
Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итә.
Белгечләр аңлатуынча, иерсиниоз – фекаль-ораль юл белән йога торган инфекция. Аның үзенчәлеге шунда: авыруны китереп чыгаручы бактерияләр туфракта, суда һәм азык-төлек продуктларында озак вакыт саклана, хәтта суыткычта да үрчүен дәвам итә ала.
Инфекциянең төп чыганагы – авыру хайваннар һәм кимерүчеләр. Күпчелек очракта кешеләр чирне җитәрлек пешерелмәгән ит һәм сөт продуктлары, шулай ук пычрак яшелчә һәм җиләк-җимеш аша йоктыра.
Авыруның инкубация чоры берничә сәгатьтән өч атнага кадәр дәвам итә, әмма ешрак ул 2–3 көн тәшкил итә. Иерсиниоз гадәттә кинәт башлана: тән температурасы күтәрелә, хәлсезлек барлыкка килә, эч авырта, эч китә, кайбер очракларда тиредә тимгелләр дә пәйда булырга мөмкин.
Чирдән саклану өчен Роспотребнадзор түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:
яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшылап юарга;
ит һәм сөт ризыкларын тиешенчә термик эшкәртергә;
кайнатылган яки шешәдәге суны гына эчәргә;
чи һәм әзер продуктларны аерым сакларга;
ризык әзерләгәндә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә.
Белгечләр искәртүенчә, авыру билгеләре барлыкка килгән очракта, үзлегеңнән дәваланмыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.



