Казан февраль бәйрәмнәрендә туристларны иң нык җәлеп иткән шәһәрләр исемлегенә кергән
Казан февраль бәйрәмнәрендә сәяхәтчеләрнең иң яраткан юнәлешләре исәбенә кергән.
Россия Туристлык индустриясе берлеге президенты Юрий Барзыкин “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Казан, гомумән, Татарстан узган елда да, ике ел элек тә туристларны иң еш җәлеп иткән юнәлешләр исемлегеннән төшмәде”, – дип билгеләп үткән белгеч. Аның әйтүенчә, февраль бәйрәмнәрендә сәяхәтчеләрнең шәһәребезне сайлавы Казанның мәдәни-танып белү характерындагы, гастрономик программалар, экскурсияләр тәкъдим итүе белән аңлатыла. Моннан тыш шул 3 көн эчендә Татарстанның башка күренекле урыннарына да барып килү мөмкинлеге булачак.
“Транспортта йөрү бик уңайлы. Авиа, тимер юл транспорты – барысыннан да чагыштырмача арзан бәядән файдаланырга мөмкин. Ә инде апрель азагыннан елга транспорты да ачыла”, – дип билгеләп үткән Барзыкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.


