Татарстанда тычкан бизгәге белән авыручылар саны арткан
Татарстанда биш ай дәвамында 104 геморрогик лихорадка, ягъни тычкан бизгәге теркәлгән.
Белгечләрнең ел башында әйткән фаразлары тәңгәл килде: 3-4 еллык цикл белән активлашучы тычкан бизгәгенең быел күтәрелеше булачак дигәннәр иде.
Узган ел шушы ук вакыт аралыгында авыручылар унга кимрәк булган. «Тычкан бизгәге эләктерүчеләрнең 50 проценты чирне урман җирлегендә йоктырган. Бакча йортларында, дачаларда да куркыныч сагалап тора», – дип хәбәр итте Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Авыручыларның 20 проценты саклану чараларын күрмәү аркасында авыруны шунда эләктергән. Бакча йортларын да, аның территориясен дә җыештырырга, дезинфекция чараларын кулланырга куша белгечләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

