«Әти белән — хәвефсез!»: «Каенкай» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көнен файдалы уздырдылар
Актанышның 6 нчы «Каенкай» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек логопед төркемендә (тәрбияче — Ләйсән Мәгъсүм кызы Ганиева) «Әти белән — хәвефсез!» проекты кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кызыклы чара үткәрелде.
Кечкенә тәрбияләнүчеләр тема буенча яхшы белемнәрен күрсәтте: тематик пазллар җыйдылар, табышмаклар чиштеләр һәм сорауларга ышанычлы итеп җавап бирделәр. Бәйрәмдә әтиләр дә актив катнашты. Алар ике команда составында көч сынашты — ребуслар чиштеләр, сүзләр төзеделәр, пазллар җыйдылар, уенчык автомобильләр белән идарә иттеләр һәм кызыклы сорауларга тапкыр җаваплар таптылар.
Чараның хөрмәтле кунагы — ЮХИДИның профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Л. Р. Мөхәммәтова булды. Ул әтиләр өчен өстәмә биремнәр әзерләгән. Иң кызыклы этапларның берсе иҗади бирем булды: сайлап алынган рәсемнәр буенча хикәя төзеп, әтиләр үзләре үк балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлатты. Нәтиҗәдә эчтәлекле текстлар барлыкка килде.
Очрашуны югары дәрәҗәдә оештырганы өчен Л. М. Ганиевага рәхмәт белдерәбез. Әтиләр ярышы мавыктыргыч, күңелле һәм иң мөһиме — балалар өчен файдалы узды.


