Татарстан буйлап сәяхәткә «Гаилә автобусы» чыга
«Гаилә автобусы: гореф-гадәтләр – юлга!» проекты инде 5 мартта Чистайга юл ала. Әлеге проект яшь гаиләләргә ярдәм йөзеннән тормышка ашырыла.
Беребез өчен дә сер түгел, яңа гаилә тугач, аның борчу-мәшәкате дә көттерми. «Киңәше дә, ярдәме дә, сорауларга җавабы да вакытында кирәк, – диде журналистлар белән очрашуда Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова. – Гаиләләрнең, бигрәк тә авылларда, районнарда яшәүчеләрнең, һәрвакыт югары категорияле белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеге юк. Без бу ярдәмне үзебез алып кайтачакбыз».
Белгечләрне халыкка якынайтучы Гаилә автобуслары районнар буйлап йөриячәк. Чистайдан соң ярдәмне Яшел Үзән, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт гаиләләре алачак. Гаилә автобусының килү графигы район администрациясенә хәбәр ителәчәк, белгечләргә алдан язылу кирәк була.
Очрашу ике өлештән торачак. Беренче өлешендә сәламәтлеккә, гаилә кыйммәтләренә, мөнәсәбәтләргә бәйле лекцияләр узачак. Икенче өлешендә инде аерым кабинетларда шәхси консультацияләр узачак. Гаилә автобусында психологлар, табиблар, репродуктологлар бар. Районнарда бу исемлеккә социаль яклау идарәсе белгечләре, дин әһелләре кушылачак.
Проектның төп максаты – гаиләләрне саклау.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.



