Беренче сыйныф укучыларының дәресләре сентябрьдән декабрьгә кадәр 35 минут дәвам итәчәк
Беренче сыйныф укучыларының дәресләре уку елының беренче яртысында 35 минуттан озаграк дәвам итмәскә тиеш, ә гыйнвардан башлап дәресләрнең озынлыгы 40 минутка кадәр артырга мөмкин. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының методик тәкъдимнәрендә әйтелгән, дип хәбәр итә «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».
Документ нигезендә, беренче сыйныф укучыларының дәресләренең озынлыгы сентябрьдән декабрьгә кадәр 35 минуттан, ә гыйнвардан майга кадәр 40 минуттан артмаска тиеш.
2-11 сыйныф укучыларының дәресләре 45 минут дәвам итә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар 40 минут шөгыльләнә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.





