Әлмәт районы башлыгы Түбән Камадагы фаҗигадан соң кайгы уртаклашты
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ сәнәгать мәйданчыгындагы авария нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Кичә Түбән Камадагы фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар.
«Безнең күршедә — Түбән Камада фаҗига булды. Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләр исеменнән һәлак булганнарның гаиләләре һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Әлеге авариядә зыян күрүчеләрнең барысының да тизрәк савыгуын телим», — диде район башлыгы.
Ул шулай ук зыян күрүчеләргә һәм аларның гаиләләренә тиешле ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте.


