Фоторепортаж: Манзарас мәктәбендә «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннары узды
«Аҗаган» уеннарының муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган команда зона этабында катнашачак. Быел ул Алабуга шәһәрендә узар дип көтелә.
Манзарас мәктәбендә «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннарының муниципаль этабы узды. Район мәктәпләреннән җыелган укучылар биредә үзләренең физик әзерлекләрен, белемнәрен һәм командада эшли белү осталыкларын күрсәтте.
«Аҗаган» уеннары Россия күләмендә үткәрелә торган әһәмиятле чараларның берсе булып тора. Ул яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләү, хәрби хезмәткә кызыксыну уяту һәм тормыш иминлеге нигезләрен ныгыту максатыннан оештырыла. Безнең районда да әлеге уен ел саен югары дәрәҗәдә уздырылып килә.
«Быелгы ярышларда катнашучылар өч яшь категориясенә бүленеп көч сынашты. Кечкенәләр төркемендә — 5, урта яшьтәгеләр арасында — 4, ә өлкәннәр категориясендә 17 команда катнашты. Һәр команда 10 укучыдан торды. Барлык катнашучылар да район мәктәпләрендә эшләп килүче хәрби-патриотик берләшмәләр әгъзалары булып тора. Ярыш программасы шактый бай. Катнашучылар сафта атлау, мылтык сүтеп-җыю, викторина сорауларына җавап бирү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, тормыш иминлеге нигезләре буенча белемнәрен тикшерү кебек сынауларда үзләрен күрсәтте. Чара барышында укучыларның елдан-ел әзерлек дәрәҗәсе үсүе күренә, алар биремнәрне төгәл һәм ышанычлы итеп башкара», — диде «Галактика» балалар иҗат үзәгенең хәрби-патриотик юнәлеше методисты Илсинә Габидуллина.
«Аҗаган» уеннарының муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган команда зона этабында катнашачак. Быел ул Алабуга шәһәрендә узар дип көтелә.
Ландыш БОРҺАНОВА, Манзарас мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы:
«Мин «Аҗаган» уеннарында урта сыйныфлардан ук катнашам. Ул вакытта өлкән сыйныф укучылары безне өйрәтте, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Алар мәктәпне тәмамлап китте, хәзер үзем команда капитаны вазыйфасын башкарам. Бу — минем өчен зур горурлык, чөнки мин һәрвакыт нәкъ менә шул турыда хыяллана идём. Безнең команда «Альфа» дип атала. Аның составында алты кыз һәм дүрт малай бар. Без ярышларга бик җитди әзерләндек, һәр күнегүне җентекләп үзләштердек. Үзем дә берничә дисциплинада катнашачакмын, шуңа күрә җаваплылыкны аеруча нык тоям. Минемчә, мондый хәрби-патриотик чаралар үсеп килүче буынны тәрбияләүдә бик зур әһәмияткә ия. Алар безне берләштерә, команда рухын ныгыта, бер-береңә терәк булырга өйрәтә. Мондый уеннарда катнашканда чын көндәшлек хисен тоясың, үз мөмкинлекләреңне сыныйсың һәм алга таба үсәргә көч аласың».
Рамил ЗӘЙНУЛЛИН, беренче гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы:
«Безнең отряд «Яшь коткаручы» дип атала, Әлеге отрядка бишенче сыйныфтан бирле йөрим. Ә сигезенче сыйныфта укыганда мине отряд командиры итеп билгеләделәр. Шул елны урта сыйныфлар арасында районда «Иң яхшы отряд командиры» булдым. «Зарница» уенына дәресләрдән соң калып, бик тырышып әзерләндек. Үзебезне күрсәтү өчен бу уенны көтеп алабыз. Хәзерге заманда патриотик рухтагы чаралар уздыру бик кирәк дип уйлыйм».



