Татарстанда яшәүчеләрнең Яңа ел бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәчәге турында мәгълүм булды
Киләсе елда Яңа ел бәйрәмнәре 11 көнгә сузылачак. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Тәгаенләп әйткәндә, 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр ял итәчәкбез.
23 февральдә һәм 8 мартта исә өчәр көнлек озын яллар көтелә: 21-23 февраль һәм 6-8 март аралыкларында. Май бәйрәмнәрендә барлыгы 6 көн: 1-3 майда һәм 8-10 майда ял итәчәкбез. Шулай ук июньдә (12-14 июнь) һәм ноябрьдә (4-7 ноябрь) озын яллар булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.


