«Изге Болгар җыены - 2026»: «Өметләребез зур, тыныч яшәсәк иде»
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыганда «Изге Болгар җыены» үтте. Җир шарының төрле почмакларыннан 25 меңнән артык мөселман җыелды.
Изге Болгарга Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, Россия төбәкләреннән килгән делегатлар һәм төрле илләрнең дин әһелләре җыелды. Төп кунаклар арасында – XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашучылар да бар иде.
Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте җитәкчесе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин:
Изге Болгар җиренең ничек яңарганын күреп торабыз. Монда яңартулар, яңарышлар буенча эш бик катлаулы заманнарда башланган иде. Тормыш көннән-көн үзгәрә. Менә ничек итеп, Әлхәмдүлиллаһ, юллар төзелде бирегә. Яңа мәчетләр, музейлар булдырылды, Болгар академиясе дә салынды. Өметләребез зур, гел тыныч яшәсәк иде, — дип мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләгәндә икътисади форумның югары дәрәҗәдә үтүен билгеләп үзды.
Болгарда динебезнең, милләтебезнең башы һәм безнең ата-бабаларыбызның тарихы! Әлеге тарихны без искә алырга тиеш. Бу көннәрдә Казанда зур-зур чаралар үтте, алар барысы да уңышлы узды, чит илләрдән бик күп кунаклар кабул иттек. Кайбер кунаклар бүген дә безнең белән. Һәрберегезгә дә бик зур рәхмәт, – дип белдерде ул.
Изге Болгар җыенына ел саен бихисап мөселманнар төрле төбәкләрдән җыела. Алар арасында Себер якларыннан килгән Раушания Исхакованы очраттым. Ул – күренекле җәмәгать эшлеклесе, бик күп проектлар үзәгендә кайнаучы шәхес. Өстәвенә үткен каләм иясе һәм журналист.
Быел да шушы Изге Болгар җирләренә аяк басуыма бик шатмын. Моның өчен Бөтендөнья татар конгрессына бик нык рәхмәтлемен! Дин кардәшләрем, сезгә уңышлар, бәхет, шатлык, тыныч гомерләр телим! Мин инде бу чарада ел саен катнашырга тырышам. Мөмкин булган саен килергә омтылам. Шушында килеп күптәнге дус-ишләр белән очрашабыз, яңа танышлар табабыз. Гомумән, күңелем тынычланып кайта моннан, – дип сөйләде ул.
Башкортстаннан танылган язучы һәм шагыйрә, «Ак калфак» оешмасының Дүртөйле бүлекчәсе рәисе һәм 30 еллык тарихы булган «Әллүки» фольклор ансамбле җитәкчесе Светлана Васикова:
Без Башкортстандагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары 50 кешелек делегация белән килдек. Безнең Дүртөйлеләр дә елның-елында бу изге җиргә килергә тырыша. Изге догалар кылабыз, иксез-чиксез рәхмәтләр укыйбыз, – дип бәян итте ул.
Быелгы изге сәфәр күңелләрдә тирән эз калдырды. Меңләгән мөселман кардәшләр белән бер сафка басып тәүбә намазы уку, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган тантаналы чарада катнашу һәркем өчен зур рухи вакыйга булганына да иманым камил. Бергәләп мәчетләрне, музейларны, күргәзмәләрне карадык, мастер-классларда катнаштык. Изге Болгар җирендә кылынган догалар, җәмәгать белән укылган намазлар күңелләргә тынычлык өсти диләр. Ватан өчен башларын салган ата-бабаларыбыз рухына, ил-көнгә иминлек, мөселман өммәтенә бердәмлек сорап кылынган догалар һәркемнең күңеленә җылылык салды.

