Татарстанда 10 июльдә яшенле яңгыр һәм +30 градуска кадәр эсселек көтелә
Татарстанда 10 июльдә алмашынучан болытлы һава сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар фаразлавынча, республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Иртән аерым территорияләрдә томан төшүе дә ихтимал.
Җил төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан 6–11 метр/секунд тизлектә исәчәк. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге 14 метр/секундка кадәр җитәргә мөмкин, ә яшен вакытында 15–18 метр/секундка кадәр көчәюе ихтимал.
Көндез һава температурасы республиканың күпчелек районнарында +21...+26 градус тәшкил итәчәк. Көнбатыш һәм көньяк районнарда исә һава +30 градуска кадәр җылыначак.



